Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
28 гыйнвар 2020, 19:19

Мәсгүт Бәхтияров: Орден алырга баралмадым, эштә идем...

Күптән түгел Хөрмәт билгесе һәм Хезмәт Кызыл Байрак орденнары кавалеры Мәсгүт Бәхтияров 90 яшен билгеләп үтте.

Шушы көннәрдә ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев һәм аның урынбасары Зинур Усеев аны котлау өчен өенә бардылар. Аларны күтәренке кәеф белән җыйнак кына гәүдәле ир-ат каршы алды, аңа 90 яшь тулган димәссең дә.
Мәсгүт күрше Благовар районының Кашкалаша авылында туган. Бәхтияровлар гаиләсендә 11 бала була. Мәсгүт мәктәптә яхшы укый, барысын да тиз үзләштерә. Математика укытучысы мисалларны язып бетерүгә ул телдән исәпләп җавабын әйтә, әмма сугыш башлангач уку кайгысы калмый. Әтисе хезмәт армиясенә китә, әнисе колхозда эшли. Мәсгүт бишенче сыйныфтан соң укуын ташлый диярлек: фронтка җибәрү өчен икмәк үстерергә кирәк була, чөнки басудагы бөтен эш хатын-кызлар, яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Башта колхозда, 1949 елдан башлап Языково МТСында эшли. Тиздән олы абыйсы Рауль (ул арытаба Социалистик Хезмәт Герое була) армиядән кайткач, шәһәргә барып эшкә урнаша. Мәсгүтне дә үзе белән китәргә үгетли. Алар атна саен туган йортларына кайтып йөриләр. Бервакыт Мәсгүт поезд вагонында барганда мәхәббәтен очрата. Кыз алты ахирәте арасында аерылып тора. Егет шунда ук Бишкәҗә авылында яшәүче чибәр, бөдрә чәчле Миңнирага гашыйк була. Күп тә үтми яшьләр өйләнешәләр һәм комсомол юлламасы буенча төзелешкә эшкә китәләр. Аларга ил буенча йөреп эшләргә туры килә. Мәсгүт ул заманнарда барган зур төзелешләрдә – Бохара – Урал газүткәргечен һәм башка магистраль газ-нефть үткәргечләрне төзүдә катнаша. 1966 елда аны «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале, 1973 елда – Хөрмәт билгесе ордены, 1977 елда Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләклиләр. Әмма ул аны тапшыру тантанасына бара алмый. Ничек инде тормышыгыздагы шундый әһәмиятле вакыйгага бармый калдыгыз, дип сорау артыннан сорау яудырган хәбәрчегә «Эштән китә алмадым!» – дип аңлатырга тырышты ул.
– Безнең начальник Мидхәт Шакиров булды. Бик яхшы, кешелекле һәм гадел кеше иде. Уфада бер тирәдә тордык. Ул өлкә комитеты секретаре булгач та безнең белән, гади эшчеләр белән исәнләшеп, сөйләшеп йөрде, – дип искә алды Мәсгүт абый.
Балалары мәктәптә укый башлагач, алар Уфага күченәләр. Тормыш иптәше Миңнира, сугыш чорына туры килгән яшьлек елларында матур киемнәр тегү турындагы хыялын тормышка ашырып, тегүче булып эшли башлый. Тиздән аны тегү фабрикасында бригадир итеп куялар. Ул да намуслы хезмәте өчен медальләргә лаек була. Лаеклы ялга чыккач, хезмәт сөючән Бәхтияровлар гаиләсе шәһәр читендәге дачада яши башлый. Өч сыер, үгезләр, башка терлек асрыйлар. Бөтен эшне бергәләп эшлиләр. Бервакыт аларның бакчасына корт иле очып килә. Мәсгүт абый куркып калмый, башта аларны бер тартмага җыеп ала, ә аннары умарта алып кайтып күчерә. Алар чарлакта кышлый. Шулай итеп ул умартачылык белән шөгыльләнә башлый. Хезмәт сөючән кеше үзенә һәрвакыт шөгыль таба бит ул.
– Әти белән әни 60 ел буена тату гомер кичерделәр. Безне, өч балаларын, яратып үстерделәр, – дип сөйләде кызлары Зөһрә Бикмәева. – Әни безгә матур күлмәкләр тегеп кидерде. Әтиебез яхшы әти булды. Без бәләкәй чакта, трассада вагончыкларда яшәгәндә тракторчылар иртәнге дүрттә эшкә китәләр иде. Без аны бик сагынып көтә идек. Ул, арып кайтса да, эштән соң безне табигатькә алып чыга, безнең белән уйнарга вакыт таба иде. Мәктәптә укыганда, дәресләргә килеп утыра һәм ата-аналар җыелышына йөри иде. Бүгенге көндә аның җиде оныгы һәм сигез туруны бар. Әти бездә яши, кайвакыт кичләрен озак итеп сөйләшеп утырабыз. Ул балачагын, үлән һәм бәрәңге кәлҗемәсе ашаган чакларын искә ала. Оныкларына ул һәрвакыт эшләгез, тормыштан зарланмагыз, тыныч тормышның кадерен белегез, дип үгет-нәсихәт бирә.
Читайте нас: