Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
14 гыйнвар 2020, 16:48

Дәҗлә Габидуллина: Кешене хезмәт бизи

Шушы көннәрдә элекке укучылары үзләренең беренче укытучыларын юбилее белән котлау өчен килделәр.

95 ел – ул зур тормыш тәҗрибәсе, авыр сугыш елларына туры килгән балачак һәм үсмер еллар, йөзләгән укучылар, өем-өем дәфтәрләр...
Чувалкип урта мәктәбенең элекке укытучысы Дәҗлә Габидуллина 95 яше белән котлау өчен балалары, оныклары, туганнары, элекке укучылары, хезмәттәшләре һәм районның ветераннар советы рәисе урынбасары Зинур Усеев килгәч, ирексездән узган елларын искә алгандыр, мөгаен.
Дәҗлә Әсәдуллина тумышы белән Кушкуак авылыннан. Аның әтисе заманында Төркиядә әсирлектә булган, һәм шуңа күрә балаларына да төрек исемнәре биргән, Дәҗлә белән Фрат Якын Көнчыгыштагы Тигр һәм Ефрат елгалары атамаларын аңлата. Аңа 15 яшь булганда сугыш башланган. «Сугыш чорында укулар октябрьдә башлана торган иде, чөнки барыбыз да басуда эшли. Ашлык суктырганда җәрәхәтләндем. Сәнәк очып чыгып битемә бәрелде. Мине ат арбасына салып дәваханәгә җибәрделәр. Иренем ярылган иде, җөе гомерлеккә калды», дип ул вакытларны хәтерләде Дәҗлә апа.
Дәҗлә Хөсәен кызы 1943 елда Сафар урта мәктәбен тәмамлый. Ул сыйныфларында 10 кыз һәм биш малай укуын искә алды. Укытучылар курсын тәмамлаганнан соң аны Чувалкипка башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп җибәргәннәр. Биредә ул сугыштан кайткан чибәр егет Хөснулла Габидуллин белән таныша. Ул да авыл мәктәбендә укыта. Яшьләр бергә гаилә корып егетнең әти-әнисе, сеңелләре белән бергә яши башлый. Бер-бер артлы биш балалары дөньяга килә. Габидуллиннар гомер буена әти-әниләре белән, тугыз, ә бервакыт унбер кешелек зур гаилә булып яшиләр. Дәҗлә апа иренең олы яшькә җиткән әтисе белән әнисен тәрбияли, ипи сала, су ташый, ашарга пешерә, өй җыештыра. Ә мәктәптә ул, укучылары хәтерләвенчә, һәрвакыт пөхтә киенгән, матур һәм йомшак күңелле укытучы, укучылары өчен икенче әни була. Шуңа күрә аны бүген дә онытмыйлар, кунакка киләләр, юбилейлары, бәйрәмнәр белән котлыйлар.
Дәҗлә Хөсәен кызы, сугышта катнашучының тол хатыны буларак, Чишмәдән фатир алган. «Өй туена күпләр килде», – диде элекке укытучы. Ә 95 яшенә мәктәпне 1976 елда тәмамлаган укучылары килгән. Лера Сәлахова һәм Әсхәт Таюпов беренче укытучылары турында: «Безнең сыйныф тату һәм көчле иде. Сез безне язарга, укырга, барысына да ирешергә өйрәттегез. Күпләребез җырлый, гармунда уйный. Боларның барысы да сезнең тырышлыгыгыз», – дип җылы итеп, горурлык белән искә алдылар. Әсхәт Таюпов аңа багышлап җыр башкарды, үзенең дискын бүләк итте.
Дәҗлә Габидуллина 95 яшьлек юбилеен дүрт баласы, 15 оныгы һәм 25 туруны белән бергә каршылый. Габидуллиннар балаларына яхшы белем биргәннәр. Кызлары – барысы да медицина хезмәткәрләре, Рәйсә белән Рәшидә безнең районда, Рәүфә Салават районында эшли. Ә уллары – инженер-төзүчеләр. Юбилей белән котлау өчен кайткан балалары: «Барысы өчен дә рәхмәт. Яхшы тәрбия бирделәр, алар безне үз үрнәкләрендә тәрбияләделәр. Әни безгә һәрвакыт: «Кешене хезмәт бизи, диде. Үзе гомер буена эшләде, җырлады, шуңа күрә матур булып калды да», – диделәр.
Читайте нас: