Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
10 гыйнвар 2020, 11:35

Тыныч вакытта хәрби орденга лаек булган

Тәпәреш авылында туып үскән якташыбыз Зөфәр Абдрахман улы Шәфыйков хәрби хезмәттән диңгезче киемендә кайта, күкрәгендә Кызыл Йолдыз Ордены балкый.

Авылдашлары үз күзләренә ышанмый. Ничек инде, тыныч вакытта хезмәт иттең, ә бу фронтовикларга бирелә торган хәрби орден бит, ди алар. Башта йөзенә бәреп: картәтиеңнең орденын таккансыңдыр әле, дип көләләр. Зөфәр аларга җавап кайтармый, яшерен гаскәрләрдә хезмәт иткәнгә, серне ачмау турындагы документка кул куйганга күрә, ул ни өчен орден белән бүләкләнүен аңлата алмый. Бик тыйнак, аз сүзле кеше буларак, акланып йөрми, яшь булуына карамастан, орденга лаеклы булуны сөйләп йөрү әдәпсезлек, дип исәпли. Шуңа күрә орденын комодка алып куя, һәм бик сирәк, зур бәйрәмнәрдә генә тага.

Ә ничек хезмәт итүе, күпне күрергә туры килүе, орден белән ни өчен бүләкләнүе турында сөйләрлек хатирәләре күп була, чөнки ул вакытта мондый бүләкне бик сирәкләргә бирәләр.

Зөфәр армиягә 1953 елда чакырыла, флотта хезмәт итә. Ул елларда су асты көймәләрендә яңа коралларны сынап караулар үтә. Аларның экипажына эләгү зур дәрәҗә санала, хезмәт итүчеләр составын җитди сайлап алалар. Ул хезмәткә киткәнче туган колхозында механизатор булып эшли һәм техниканы белүе аның «С-144» су асты көймәсе экипажына эләгүендә үз ролен уйный.

Хезмәте җиңелдән булмый. Матрослар арасындагы мөнәсәбәтләр дә төрлечә була. Бервакыт хәрби хезмәткә үзеннән алданрак килүчеләрнең берсе аны кыерсыта, һәм Зөфәргә кешене милләтенә, кайда яшәвенә һәм ничә ел хезмәт итүенә карап аерырга ярамаганлыгы турында йодрык белән аңлатырга туры килә. Бу вакыйга командирлар игътибарыннан читтә калмый. Аңардан бу низаг турында аңлатуын таләп итәләр. Ул ничек бар шулай язып бирә. Шул көннән башлап Зөфәрне старшина итеп билгелиләр, ә теге солдатны бу экипаждан алалар.

Зөфәр абый Кызыл Йолдыз Орденын ни өчен алуы турында олыгайгач, серне чишмәү турындагы документның срогы чыккач кына сөйләде. 1957 елның 10 октябрендә Яңа Җир янындагы полигонда перископтан 10 километр ераклыкта атом-төшле «Т-5» торпедасын аталар. Бу дата Рәсәйнең су асты көймәчеләре өчен зур әһәмияткә ия. Безнең су асты көймәләре ихтимал булган дошман каршында диңгезгә хуҗа булу бәхәсендә саллы дәлил ала. Әмма чираттагы хәрби сынау вакытында су асты көймәсендә янгын башлана һәм Зөфәр ике офицер белән утны сүндерүдә актив катнаша. Батырлык һәм кыюлык күрсәткән офицерларга Советлар Союзы Герое исеме бирелә, командирлары Зөфәрне дә шул бүләккә тәкъдим итә, әмма ахыр чиктә аны Кызыл Йолдыз Ордены белән бүләклиләр.

Кызганычка каршы, Зөфәр абый безнең арада юк инде, бу мәкаләне үзе исән чакта бастыра алмавыбыз да үкенечле.


Хәсән һәм Дамир Идиятуллиннар, Илшат Әхмәдиев
Читайте нас: