Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
10 гыйнвар 2020, 16:50

Туксан яшьлек юбилей уңаеннан

Чишмә районының ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев һәм ветераннар советы әгъзасы Фәүзи Әсәдуллин Арслан авылында яшәүче Газимә Әхтәмованы 90 яшьлек юбилее уңаеннан котладылар.

Ул 1929 елда гади колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Сугыш елларында Газимә Хәйфулла кызының әтисе белән әнисе фронтка җибәрү өчен шинельләр тегә. Ә үзе ул җиде сыйныф тәмамлый, укырга да, колхозда эшләргә дә өлгерә.
Сугыштан соң 1954 елга кадәр С. М. Киров исемендәге заводта эшли, Газиз Мөдәрис улына тормышка чыгып, аның белән бергә 47 ел гомер кичерә. Газимә Әхтәмова колхозда пешекче булып, аннары унике ел буена Чишмә нефть базасының Арслан авылындагы машиналарга ягулык салу станциясендә эшли.
Тормыш иптәше белән бер ул һәм бер кыз үстерәләр, әлеге вакытта Газимә Хәйфулла кызының 5 оныгы һәм 4 туруны бар.
Газимә Әхтәмова юбилеен зур гаиләсе, күршеләре һәм элекке хезмәттәшләре белән билгеләп үтте. Бәйрәмдә ветераннар советы вәкилләре аңа «Сугыш чоры балалары» медален һәм ветераннар советыннан бүләк тапшырдылар.
Читайте нас: