Вакыт тиз үтә, Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее елында Чишмә районында сугышта катнашкан тугыз кеше исән. Делегацияне бар җирдә дә ветераннарның туганнары һәм балалары каршылавы шатлыклы хәл. Димәк, алар ялгыз түгел. Иң беренче булып 93 яшьлек Ришат Әхмәтов янында булдылар. Ул 2016 елда алган яңа фатирында кызы белән бергә яши. Ришат Ногман улы 18 яшендә фронтка китә. Сугыштан соң озак еллар рәсем һәм сызым укытучысы булып эшли. Ул бүгенге көндә дә яраткан шөгылен ташламый: фотоальбомнар эшли, шамаилләр (гарәп каллиграфикасына нигезләнгән дини рәсем, икенче төрле әйткәндә, диварда эленеп торучы Коръән сүзләре) яза.
Ришат Ногман улы иртә тора, физзарядка ясый, иртәнге ашны ашагач рәсем төшерергә керешә. Ул дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар кеше.
Арслан авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Гаян Йосыпов та «Хәрәкәттә – бәрәкәт!» девизы белән яши. Улының сүзләренә караганда, Гаян Камалетдин улы өйдәге эшләрне үзе башкара: кыш кар көри, җәй бакчада эшли.
Ул 1943 елда хәрби училище тәмамлаганнан соң кече лейтенант булып фронтка китүен, каты яралануын искә алды. Аягында әле дә өч мина кыйпылчыгы бар. Яралануына һәм контузия алуына карамастан, сугыштан соң ул механизатор булып эшли. Авылдагы күркәм гадәт буенча, Йосыповларны котларга авылдашлары, авыл Советы хакимияте вәкиле һәм, әлбәттә инде, балалары килде. Йосыповлар мул табын корганнар, кунакларны алар киләсе елга бергә яшәүләренең 70 еллыгын бәйрәм итәргә дә чакырдылар.
Уразбахты авылында яшәүче Мәсгүт Шәймөхәммәтов кунаклар килүгә бик куанды, хәтта күзләре яшьләнде. Бу шатлык яшьләре генә түгел, аларда югалтулар ачысы, авыр сугыш һәм ачлык еллары хатирәләре булгандыр... Мәсгүт Әбделгани улы Европаны фашизмнан азат итүдә катнашкан. Зенит-пулемет взводы командиры булган.
Шул ук авылда яшәүче Рафаил Габидуллинга 95 яшь. Ул дошманга каршы «танклар истребителендә» сугыша. Фронттан авыр яраланып 1944 елда кайта. Өендә өч көн торганнан соң бригадир булып эшкә чыга.
Ветераннар «без тәмугны күрдек», дип сөйләделәр. Шуңа күрә аларның ихлас теләге – күк йөзенең һәрвакыт тыныч булуы.
Бөек Җиңүнең ни бәрабәренә яулануы турында һәм сугышта катнашучылар хакында онытмыйк. Сугыш ветераннары – тере тарих. Безгә җиңү язын бүләк иткән кешеләр янәшәбездә генә яши, һәм алар безнең игътибарга мохтаҗ.