Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
6 гыйнвар 2020, 12:17

Бәрхет тавышы әллә кайдан танулы

Гомәр Әбделмановка 90 яшь тулды

Күптән түгел Дурас Мәдәният йортында Башкортстанның атказанган артисты Гомәр Әбделмановның 90 яшьлек юбилеена багышланган музыкаль кичә үтте.
Бу көнне бирегә аның авылдашлары һәм иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелды. Кызганычка каршы, ул үзе, сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, кичәгә килә алмады.
– Артистның үзенчәлекле бәрхет тавышы башка җырчыларныкыннан аерылып тора. Мин аның без бәләкәй чакта авыллар буенча концерт куеп йөрүен хәтерлим әле, Гомәр Мөгалләм улы – районыбыз горурлыгы, – диде Чишмә район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Миңневәли Мусин.
Гомәр Әбделманов 1929 елның 15 декабрендә Чишмә районының Чукраклы авылында дөньяга килгән. Дурас авыл Советы биләмәсе башлыгы, шул ук авылда туып үскән Фәнил Заманов артистны авылдашы буларак яхшы белә.
– Гомәр абый яшьтән үк әдәпле һәм тыйнак булды. Ул әле булса авылда яшәүче һәр гаилә турында сорашып, кызыксынып тора. Аның җырларын берничә буын ишетеп үсте, иҗатын сәгатьләр буе тыңлап була, – диде ул.
Гомәр Әбделмановның күршеләре, дуслары да күренекле авылдашлары турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар, тормышта булган төрле хәлләр турында сөйләделәр.
Район Мәдәният сарае хезмәткәрләре һәм урындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучы коллективлар Гомәр Әбделманов репертуарындагы моңлы һәм халыкчан «Имәннәр шаулый», «Туган авылым», «Чәчәкләр уяныр» кебек һәм башка бик күп җырларны башкардылар.
Читайте нас: