Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
24 декабрь 2019, 12:13

Ризида Әхмәтшина: Үз эшемне яратам һәм күңелемне биреп җырлыйм

Уфада Фәридә Кудашева һәм аның тормыш иптәше Бәхти Гайсин иҗатына багышланган «Ике аккош» бәйгесенең гала-концерты булды.

Якташыбыз Ризида Әхмәтшина республика музыка бәйгесендә беренче дәрәҗә лауреат булды.
Ул 1975 елның 17 маенда Чишмә районының Иске Ябалаклы авылында дөньяга килә. Ризида Салават кызы музыка белән балачактан кызыксына, 4нче сыйныфта укыганда район укучылары арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бәйгесендә туган як турында җыр башкара. Арытаба да күп тапкыр бәйгеләрдә чыгыш ясый, җиденче сыйныфта укыганда татар һәм башкорт җырларын башкаручыларның «Чишмә сандугачы» бәйгесендә беренче урын ала.
– Әнием Мәдинә Миньян кызы белән әтием Салават Котлыәхмәт улы да бик матур җырлыйлар иде, җыр-моң яратуым һәм җырлау сәләте алардан күчкәндер. Әни һәм әти ягыннан матур җырлаучы туганнарыбыз күп, – диде Ризида Әхмәтшина.
2014 елда ул «Моң чишмә» бәйгесендә катнаша, анда ул тормыш иптәшенең бер төн эчендә язган җырын башкарып өченче урын ала. Аның ире Рим Шәмсетдинов эштән буш вакытларында җырлар яза һәм тормыш иптәше белән парлап җырлый.
Ризида Әхмәтшинаның ике улы бар, өлкәне Рөстәм әлеге вакытта Уфада юридик колледжда белем ала, спорт белән мавыга, ә кече улы Айратка 10 яшь, ул өченче сыйныфта укый.
– Улларым да җырларга ярата, кайвакыт кечкенәсен үзем белән бәйгегә алып барырга туры килә иде, өйгә кайткач ул минем репертуарны кабатлап җырлап йөри иде, – дип елмаеп искә ала Ризида Әхмәтшина.
Әлеге вакытта ул район Мәдәният сараенда эшли, егерме сигез елга якын чараларда һәм бәйгеләрдә чыгыш ясый.
– Эшемне ошатам, шуңа күрә гомер буена күңелемне биреп җырлыйм, – дип сүзен тәмамлады Ризида Салават кызы.
Читайте нас: