Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
11 декабрь 2019, 13:17

Алтмыш ел гомер юлыннан

Абрай авылында гомер кичерүче гаилә пары быел көз бергә яшәүләренең 60 елын – бриллиант туйларын билгеләп үтте.

А. Латыйпова
Рәзинә Зыятдин кызы белән Фәнзил Лотфулла улы Кирәевларны шул уңайдан котлау өчен балалары гына түгел, Чувалкип авыл Советы биләмәсе башлыгы Т. Кәримов һәм эшләр белән идарә итүче Г. Мөхәммәдиева да килделәр, республика башлыгы исеменнән котлау хаты һәм урындагы хакимияттән истәлекле бүләк тапшырдылар. Гаилә башлыгына 1 ноябрьдә 82 яшь, ә аның тормыш иптәшенә 23 мартта 80 яшь тулган.

Алар яшь чакта зур авылларда базар көннәре үткән, анда ит, мал-туар, яшелчә, ашлык сату өчен тирә-як авыллардан җыелганнар. Иске Муса авылында үткән базар көннәрнең берсендә Фәнзил абый Кызылгыдан килгән булачак тормыш иптәшен очрата, ә инде бер атнадан соң, 1959 елның 4 октябрендә гөрләтеп туй ясыйлар. Алар гомер буена колхозда хезмәт куя: Фәнзил абый 34 ел тракторчы һәм 9 ел газ хезмәткәре булып эшли, ә Рәзинә апа җәен чөгендер үстерә, кышларын фермада сыер сава. Өч ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр.

– Тормыш юлымда сөекле кешемне очратканым һәм аның белән бергә игелекле балалар үстергәнем өчен язмышыма рәхмәтлемен, – ди гаилә башлыгы.
Читайте нас: