Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
10 декабрь 2019, 13:01

Ватан Геройлары көнендә туган

Ватан Геройлары көне ел саен 9 декабрьдә билгеләнә.

Шундый геройларның берсе – якташыбыз Риф Рәис улы Сәхәбетдинов 1955 елның 9 декабрендә Уфада эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. 1963–1970 елларда ул Чишмә районының Келәш урта мәктәбендә белем ала. 1973 елда Уфа шәһәренең 15нче урта мәктәбен тәмамлый. 1973 елдан хәрби хезмәттә.

1977 елда ул очучыларның Сызрань шәһәрендәге югары хәрби авиация училищесын һәм 1988 елда Ю. А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясен тәмамлый. Монголиядә, Карпат буе хәрби округында, Таҗикстанда, Төньяк Кавказда, Ленинград хәрби округында хезмәт итә.

Моннан тыш, Риф Сәхәбетдинов Әфганстан Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә, Таҗикстанда тынычлык урнаштыруда, Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы операцияләрдә катнаша. Әфганстанда хезмәт иткәндә, хәрби очышларның берсендә, ул ярдәм кирәклеге турында сигнал кабул итә. Җиргә төшә һәм яраланган 12 хәрби хезмәткәрне «МИ-24» вертолетына утырта. Ул, «йөкнең» чамадан артып китүенә карамастан, очарга карар кабул итә. Хәвеф зур булса да, очкычны һавага күтәрә һәм яралыларны сугыш барган урыннан алып чыга.

Рәсәй Федерациясе Президентының 2001 елның 27 апрелендәге Указы белән 58нче армия авиациясе начальнигы Риф Сәхәбетдиновка «Төньяк Кавказ төбәгендә террорчылыкка каршы операцияләр барышында коралланган хәрби частьны юк итүдә батырлык һәм каһарманлык күрсәткән һәм 237 тапкыр уңышлы очыш ясаган өчен» Рәсәй Федерациясе Герое исеме бирелә.

Авиация генерал-майоры Риф Сәхәбетдинов Кызыл Йолдыз, өченче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» Батырлык орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Читайте нас: