Анда төрле яшьтәге үзешчән җырчылар, шулай ук укучылар һәм студентлар катнашты. Чарага ун районнан барлыгы 15 бәйгече килде, Чишмә районы исеменнән Ризида Әхмәтшина һәм Фәйрүзә Шәһәбетдинова чыгыш ясады. Бәйгенең икенче этабында якташыбыз Ризида Әхмәтшина җиңү яулады. Чара ахырында кунаклар өчен Айдар Галимов һәм Фәридә Тимербаева башкаруында җырлар яңгырады.