Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
3 декабрь 2019, 12:30

Эльза Янабаева: Без шундый ук кешеләр, тик бераз аерылып торабыз

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне.

Менә кулына сумка күтәргән бер хатын өенә ашыга. Бер төркем укучылар нәрсәдер турында гәпләшеп укудан кайтып бара. Алар да, һәм без барыбыз да тумыштан яки ниндидер бер очрак сәбәпле сәламәтлеге какшаган кешеләрнең бу тормышта ничек яшәве турында уйланмыйбыз. Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешенең янәшәсендә торганда гына аңа гадәти генә бер эшне башкаруы да ничек авыр булуын аңлыйсың.

Эльза Янабаева белән без район хакимияте янындагы тукталыш янында очраштык, ул машина белән килгән иде. Машинасында инвалид коляскасы күренеп тормаса, бу чибәр, елмаеп кына торган зәңгәр күзле кызның йөри алмавын башыма да китермәс идем. Без аның белән район үзәге буйлап үтәргә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең җәмәгать оешмаларына керә алуын тикшерергә булдык.

– Сигез яшемдә Чишмә урамнарының берсендә куркыныч авариядә умырткалыгыма зыян килде. Төшенкелеккә бирелмәскә, үз эчемә бикләнмәскә дусларым ярдәм итте – алар яныма киләләр, мине урамга алып чыгалар иде. Өйдә әти миңа уңайлы булсын өчен барсын да эшләде, бөтен җиргә пандуслар куйды, – дип сөйләде Эльза.

Музейга кереп чыгарга булдык. Биредә коляска белән үтү өчен киң һәм уңайлы пандус куелган иде. Ишеккә шалтыраттык, чыгарлармы дип көтәбез. Күп тә үтми ишек ачылды һәм шунда эшләүче хатын ярдәм тәкъдим итте.

Эльза Чишмәдә Күп функцияле үзәктә һәм Пенсия фонды идарәлегендә сәламәтлек мөмкинлеге чикле кешеләргә уңайлыклар булдырылуы турында сөйләде. «Ә Пенсия фондында инвалидлар өчен хәтта махсус бәдрәф бүлмәләре дә бар», – диде ул.

Монда кереп булмаячак, чөнки пандусы бик уңайсыз булуы өстенә эчтә баскычлары да бар, диде Эльза бер даруханә яныннан үткәндә. Поселокта инвалидларга керү өчен уңайлыклар булдырылмаган тагын берничә даруханә бар.

– Гомумән алганда, безнең поселокта, бигрәк тә үзәктә, безгә уңайлы булсын өчен барысы да эшләнгән, бордюр аша чыгу урыннары, бөтен җирдә диярлек пандуслар бар. Элекке елларда, кулай мохит булмаганда, аның үтенече буенча «Чишмә» тәҗрибә хуҗалыгы бистәсендәге азык-төлек кибетендә тәүге пандус урнаштырылуы турында сөйләде Эльза Янабаева.

Өйдә белем алганнан соң ул үзенә озак вакыт шөгыль эзләгән: коляскада биюләр, спорт төрләре белән мавыккан.

Хәзер ул – титуллы спортчы.

Эльза Миңнехәниф кызы – коляскада фехтование буенча Рәсәй кубогының (кылыч һәм рапира) параолимпия чемпионы, Рәсәй чемпионатлары призеры. Ул бөтен ил буенча йөреп төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаша. Ә тагын да ул Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең Чишмә бүлеге рәисе булып тора.

Инвалидлар физик уңайсызлыктан тыш төшенкелеккә дә бирелә, бу бигрәк тә баштагы чорда еш була, ди Эльза. Җәмгыять әгъзалары бер-берсенең хәлен белергә ярдәм итәргә тырышалар.

– Балачакта түгел, ә өлкәнәйгәч шундый фаҗигагә юлыгучыларга бигрәк тә авыр, дип уйлыйм. Без дә башка кешеләр кебек, хис-тойгыларыбыз, үз карашыбыз бар, тик башкалардан бераз аерылып торабыз, – дип үз фикере белән уртаклашты ул.

Эльзаның тормышы бай эчтәлекле: атнага өч тапкыр Уфага күнекмәләргә йөри, үзе чакырылган барлык чараларга барырга тырыша.

Чишмәдә инвалидлар җәмгыятенә бина бирелгән, тиздән аны ачу планлаштырыла. Эльза Чишмәдә кулай мохит буенча эксперт та булып тора, ягъни аны бәя бирү һәм киңәш сорау өчен чакыралар.

Параолимпия спортчысы тормыш иптәше Радик белән бәхетле никахта гомер кичерә, алар якында гына яшәүче әти-әниләре янында еш булалар. Сеңлесе Альбина белән энесе Радик апалары белән горурланалар һәм бар нәрсәдә аны үрнәк итеп куялар.
Читайте нас: