Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
29 ноябрь 2019, 12:19

Ильяс турында фильм төшерелә

Чишмә районында якташыбыз, чик сакчысы Ильяс Әсәдуллинның геройларча батырлыгы турында документаль фильм төшерү өчен экспедиция әзерләнә.

Анда катнашучыларның берсе, Рәсәйнең Әфганстан ветераннары берлегенең Чишмә бүлекчәсе рәисе Андрей Исаевның «Башинформ» агентлыгына хәбәр итүенчә, фильм төшерү төркеме ноябрь урталарында Ильяс Әсәдуллин һәлак булган урынга барды.

Экспедиция составында шулай ук Ильяс һәлак булганда аның янында булган хезмәттәше дә барды. Документаль форматтагы фильмда Дагстанның Чечняга якын урнашкан Ботлих районының Зиберхали авылы янындагы заставада соңгы алышны төшерү, шулай ук урындагы халык белән сөйләшү планлаштырыла. «Башкортстан яшьләре өчен хәрби-патриотик юнәлештәге документаль фильм төшерергә һәм проектны республика дәрәҗәсенә чыгарырга телибез», – дип хәбәр итте Андрей Исаев.

1995 елның 18 июнендә 100гә якын боевик застава урнашкан урынга һөҗүм итә. Дошман калкулыкта торган өч пулеметтан ут яудыра. Яугирләр «Сугышка!» дигән команда буенча күтәрелә. Ефрейтор Ильяс Әсәдуллин беренче атышлар башлану белән дошманга каршы ут ача. Ул шул рәвешле дошманның игътибарын читкә юнәлтеп, калган яугирләргә позиция алырга мөмкинлек бирә. Ул ярты сәгать дәвамында дошманның ут ноктасын баса һәм снайперны юк итә. Озакка сузылган алышта пулеметчының кулы һәм аягы яралана, әмма ул сугыш кырын калдырмый. Яралы чик сакчысы террорчыларның боевиклар уратып алган застава территориясенә үтеп керүенә комачаулый.

Чик буе заставасына чираттагы тапкыр ут ачкач ефрейтор Ильяс Әсәдуллинның күкрәгенә пуля тия, һәм ул кулына корал тотып һәлак була. Вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Ильяс Әсәдуллин 1995 елның 21 июнендә Чишмә районының Түбән Хаҗәт авылында җирләнә. Чишмә авылындагы бер урамга аның исеме бирелгән.

Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас: