Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
23 ноябрь 2019, 12:31

Өйдә – әни, эштә – җитәкче...

Ел саен 24 ноябрьдә иң якты һәм иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне билгеләнә.

Календарьдагы шул көн алдыннан без Алкин авыл Советы хакимияте башлыгы Диләрә Бикташева турында язарга булдык.

Диләрә Зиннәт кызы тумышы белән Учалы районыннан. Әти-әнисе Зиннәт белән Фәридә гаиләсендә тагын ике ир бала – Илдар белән Илгиз дә үсә. Әтиләре тыныч холыклы, төптән уйлап эш итүче кеше була, спорт белән кызыксына, шахмат уйнарга ярата һәм ярышларда һәрвакыт беренче урыннарны ала. Ә әнисе, киресенчә, кыю һәм каты холыклы хатын, ул поселокта үткән күп чараларда актив катнаша, берничә чит илдә була.

Әлеге вакытта абыйлары Урал аръягында гомер кичерә, ә Диләрә Зиннәт кызы кияүгә чыккач Чишмә районында төпләнә. Тормыш иптәше белән ул аграр институтта таныша – зоофакультетта бер төркемдә укыйлар. Бишенче курста өйләнешәләр. Регина белән Илмира исемле кызлар үстерәләр. Хәзер алар икесе дә кияүдә, зурысының үзенең ике кызы бар, эшкуарлык белән шөгыльләнә, ә кече кызы өлкән хисапчы булып эшләгән, әлеге вакытта декрет ялында, улын тәрбияли.

– Тормыш иптәшем белән төрле кешеләр идек, ул татар милләтеннән, ә мин авылдан килгән башкорт кызы. Минем белән танышкач ул курсташ егетләргә: «Бу кыз минеке, берегез дә якын бармагыз», дип кисәткән, – дип елмаеп искә ала ул.

Диләрә Зиннәт кызы үз вакытында авыл хуҗалыгы предприятиесендә сөт җитештерүдә эшләгән. Сөт әчемәсен, җитештерүчеләрнең хезмәте юкка чыкмасын өчен аңа төнге өчкә кадәр эш урынында тоткарланырга, кайвакыт балаларын да үзе белән алып барырга туры килгән.

– Тормыш иптәшем вафатыннан соң бик авыр булды, балалар әтиләрен югалткач төшенкелеккә бирелмәсен дип тырыштым, лагерьларга җибәрдем, укуларында һәм укырга кергәндә ярдәм иттем, – дип искә ала Диләрә Зиннәт кызы.

Әлеге вакытта ул Алкин авыл Советы биләмәсе башлыгы булып эшли. Аның сүзләренә караганда, әлеге вазифада эшләү күп көч һәм вакыт таләп итсә дә, кызыклы эш, чөнки көн саен яңадан-яңа мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Башкалар фикеренчә, ул Алкин авыл Советы проблемаларын актив хәл итү белән беррәттән үтенеч белән мөрәҗәгать иткән авыл халкын аңлап, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Ә өендә ул һәрвакыт булышырга, киңәш бирергә әзер сөйкемле һәм бераз таләпчән әни һәм картәни.

Диләрә Бикташеваның кызлары үз гаиләләре белән аерым яшәсәләр дә, балалары Эллина, Самира һәм Имран белән әниләре янына еш киләләр.
Читайте нас: