Чишмэ
+17 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Район кешеләре
6 Ноября 2019, 07:28
Ир-егет армиягә барырга тиеш
Якташлар хезмәт итә
Сафар авылы егете Айрат Хәмитов, югары уку йортында укуы тәмамланмаса да, хезмәт итеп кайтам дип, үзе теләп армиягә киткән.
Әнисенең укуыңны тәмамла, аннан соң барырсың, дигән сүзенә ул кистереп: «Әни, армиягә бармаган ир-егет буламыни? Хәзер эшкә кергәндә дә хезмәт итеп кайтучыларга өстенлек бирелә» дигән.
Айрат узган елның көзендә армиягә алынган. Ырынбурда ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Өйдә аны әти-әнисе һәм сеңлесе Альбина зарыгып көтә.
Шушы көннәрдә Розалия һәм Илдар Хәмитовлар уллары хезмәт иткән 21424нче хәрби часть командиры, подполковник Д. Мотовтан Рәхмәт хаты алган. Анда шундый юллар бар: «Айрат хәрби хәзерлек буенча яхшы нәтиҗәләргә өлгәшә. Сезнең улыгыз үзен тырыш һәм хезмәт сөючән хәрби хезмәткәр итеп күрсәтте. Командование мөһим вакытта туган йорты сагына басарга әзер булган ул тәрбияләвегез өчен Сезгә рәхмәт белдерә!».
– Улыбыз һәрчак зирәк һәм максатка омтылышлы булды. Беркайчан да ярдәм итүдән баш тартмады. Нефть тармагы буенча колледж тәмамлагач Казан университетына укырга керде. Җитәкче вазифада эшлисе килә, – дип елмайды солдатның әнисе.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"