Ветераныбыз Евгений Дмитриевич Алексеевка 90 яшь тула. Шул уңайдан без, хезмәттәшләре, аны ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, арытаба да тормыш ямен югалтмыйча куанычлы гомер кичерүен, янәшәсендә һәрвакыт якыннары булуын телибез!
Үз вакытында Чишмә районында йөзендә һәрвакыт елмаю балкыган бу кешене белмәүчеләр булмагандыр, мөгаен. Ул, кешеләрнең нинди вазифа һәм дәрәҗә биләп торуына карамастан, алар белән уртак тел табып сөйләшү сәләтенә ия. Ә моның сере гади: аңа әңгәмәдәшче гади механизатор яки академик булсынмы ул, алар белән аралашу кызыклы, ул кешеләрне тыңлый, ялган кыяфәт чыгармыйча чын-чынлап хәленә керә белә. Менә шушы дөньяга һәм кешеләргә карата кызыксынуны ул еллар үтү белән дә югалтмады. Аның озын гомерле булуының сере бәлки шундадыр да. Ул әле дә район үзәгендә мемориал янындагы бакчага чыгып песнәкләргә җим куя, райондагы хәлләр белән даими кызыксына, соңгы елларда поселокта төзелешләр баруына куана.
Аның журналист буларак хезмәт стажы илле елдан артып китә.
Ул әле дә мәкаләләр, соңгы вакытта күбрәк хатирәләр язып китерә. Укучылар игътибарына шуларның берсен тәкъдим итәбез.
Район гәзитендә Мостай Кәримнең фотосурәтен күргәч, хатирәләргә бирелдем.
Бервакыт мөхәррир чакырып алды һәм Мостай Кәримнән интервью алырга кушты, ул нәкъ шул көнне үзенең ак «Волга»сы белән Чишмәгә килгән иде. Мостафа Сафа улын район хакимиятендә эзләп таптым, аның үзе белән хуш исле икмәк салынган сумкасы да бар иде. Мостафа Сафа улы минем карашның икмәккә төбәлүен күреп елмайды.
– Тормыш иптәшем Рауза ханым (ул аңа шулай дип дәшә иде) Чишмәгә килгән саен икмәк алып кайтырга куша. Уфада мондый тәмле икмәк юк, – диде ул.
Ә ул елларда Чишмә икмәк комбинаты яхшы сыйфатлы икмәк ризыклары белән билгеле иде.
Мостафа Сафа улыннан район хакимияте бинасында ук интервью алырга теләдем, тик ул башын чайкап, мондый җитди мәсьәлә болай гына хәл ителми, диде.
– Йортыма килегез, барысын да шунда сөйләшербез, – диде ул.
Икенче көнне аның янына киттем. Ул язу өстәле янына утырып чыгышын язды. Берничә җөмлә сырлагач кычкырып укыды һәм ошамаган урыннарын сызып ташлады, үзгәртте.
– Сез бит журналист, шуңа күрә дөрес язмаган булсам әйтегез, кыенсынмагыз. Бер баш яхшы, ә ике баш тагын да яхшырак, дип дөрес әйтәләр, – дип миңа мөрәҗәгать итте ул.
Шундый билгеле язучының, тыңлаучыга үз фикерен тасвирлап бирә белүче сүз остасының минем белән киңәшләшүе гаҗәпкә калдырды.
Мостафа Сафа улы белән кичке бишкә кадәр, чыгыш ясау өчен текст тулысынча язылып беткәнче утырдык.
Аннары чыгышны магнитофонга яздырып телеүзәккә ашыктым, чөнки эш көне тәмамланып килә иде. Барып җиткәндә сәгать алтынчы киткән, хезмәткәрләр баш мөхәррир бүлмәсенә чираттагы планеркага җыелган иде. Миңа игътибар итүче булмады, тик Мостафа Сафа улы яныннан килүемне әйткәч, шунда ук чакырып кертеп магнитофондагы язманы күчереп алдылар, икенче көнне ул Башкортстан радиосында һәм телевидениесендә, ә безнең районда урындагы радиотапшыруда яңгырады.
Мин кайчандыр Мостафа Сафа улының фатирында булуым, аның белән капма-каршы утырып сөйләшә алуым һәм Рауза ханым ясаган чәйне эчүем белән горурланам. Мостай Кәримнең салмак кына, үзенә хас интонацияле тавышы, елмаюы, игътибарлы һәм ачык карашы беркайчан да онытылмас.