Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
25 октябрь 2019, 14:33

Йосыповларның сәламәтлек эликсиры

Хезмәт ияләре

Тереклек сәләтен күтәрүче, дәвалау сәләтенә ия эчемлек – кымыз башкорт брендлары арасында үзгә урын алып тора.

Безнең районда бу кәсеп белән Зилә Миңнегали кызы һәм Флүр Васиг улы Йосыповлар шөгыльләнә. Алар 1999 елда «Йосыпова» хосусый предприятиесе оештырганнар, һәм башкорт токымлы биш бия сатып алып эш башлаганнар. Вакыт үтү белән хуҗалык зурайган, маллар саны арткан. Бу эшне үзләренә генә башкару авырга туры килә башлагач, эшчеләр яллаганнар – бүгенге көндә аларда даими рәвештә ике ат караучы, ике савымчы, бер ярдәмче эшче һәм шофер эшли. Алар өчен ике йорт төзелгән, анда эшләгән чорда яшәргә мөмкин.

– Бүгенге көндә көтүдә алтмыш савым биясе бар, – диде Зилә Миңнегали кызы. – Җәй көне аларны көненә дүрт тапкыр савабыз, уртача тәүлеклек савым 280–300 литрга кадәр тәшкил итә.

– Мизгел апрель аеннан, яшел үлән күренгәч ачыла һәм 31 декабрьдә тәмамлана, – дип дәвам итте ул. – Көз һәм кыш савымнар кими, бу вакытта көнгә өч тапкыр савабыз.

Кымыз барлык технологик процессны үтәп яңа савылган сөттән ясала. Бияләрне махсус эшләнгән араннарда кул белән савалар. Юкә тактадан эшләнгән агач чиләккә салынган сөт эшкәртүнең һәм әчүнең барлык стадияләрен үтә, аны үзенчәлекле кымыз тәме барлыкка килгәнче ике сәгать саен болгатып торалар. Әзер кымыз пыяла һәм пластик савытларга салына һәм бөке белән ябыла. Барлык кирәк-ярак заказ буенча эшләнгән.

– Кымызны сату белән проблема юк. Район кибетләре белән актив хезмәттәшлек итәбез, Уфага, сорасалар Стәрлетамак районының «Ольховка» шифаханәсенә илтәбез. Сөт белән тәэмин итү буенча «Йоматау» шифаханәсе белән килешү бар. Төрле ярминкәләрдә катнашабыз, – дип дәвам итте Зилә Миңнегали кызы.

Ел саен яз һәм көз барлык терлекләргә дә кирәкле прививкалар ясала, сөт һәм кымыз анализга тапшырыла, аларның нәтиҗәләре буенча сыйфат сертификаты һәм әзер продукцияне сату хокукы бирелә.
Читайте нас: