Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
25 октябрь 2019, 12:30

Тырыш механизатор

Алдынгы хезмәткәр

Агымдагы елда «Нерал-Чишмә» җәмгыяте механизаторы, һәр гектардан якынча 30 мең центнер ашлык суктырып алган Радик Богданов, иң нәтиҗәле эшләүче комбайнчы дип танылды.

Бу хуҗалыкта ул өченче мизгел эшли. Үзен беренче көннәрдән үк тырыш, хезмәт сөючән механизатор итеп күрсәткән. Эшли башлаган елны ук югары нәтиҗәләргә ирешкән, хуҗалык идарәсе тарафыннан яхшы хезмәткәр буларак билгеләнгән. Киләсе елда тырыш механизаторга яңа «Акрос» комбайны штурвалын ышанып тапшырганнар.

– Әйбәт комбайнчы, тырыш механизатор, техниканы яхшы белә. Язгы чәчү кампаниясендә актив катнашты, «МТЗ-82» һәм «Т-150» тракторларында эшләде, – дип сөйләде Радик турында хуҗалыкның баш агрономы Владимир Лысенко.

Радик Рәфис улы Яңавыл авылында колхозчылар гаиләсендә туган, яшьтән басу эшенә өйрәнеп үскән. Әтисе, киң профильле механизатор, улын үзе янына комбайнчы ярдәмчесе итеп ала торган булган.

– Шуңа күрә мин унбиш яшемнән комбайн штурвалы артында, – ди уены-чыны белән бергә Радик Рәфис улы. Без барган көнне ул көнбагыш басуында эшли иде.

Тормыш иптәше белән бергә ике бала – кыз һәм ул үстергәннәр. Аларның үз гаиләләре бар, картәтисе белән картәнисен куандырып ике оныклары үсеп килә.
Читайте нас: