Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
25 октябрь 2019, 13:31

Таңнан торып эшкә бара...

Район уңганнары

Агымдагы елда иң яхшы савучылар исемендә «Нурис» җәмгыятеннән Лилия Зәйләлова да бар – тугыз ай йомгаклары буенча ул 3267 центнер сөт сауган.

Лилия Фәнүр кызы Благовар авылында күп балалы гаиләдә туа. Авыл кызы яшьтән эшкә өйрәнеп үсә, әти-әнисе зур хуҗалык тота – бакчада да эшләргә, мал-туар карарга да туры килә.

Әлеге вакытта ул тормыш иптәше белән Сафар авылында гомер кичерә, дүрт бала үстерәләр. Лилия беркайчан да эшсез тормый, чөнки балаларга яңа сауган сөт, каймак, яшелчә-җимеш кирәк. Җитеш тормышта яшиләр, кайвакыт дүртәр сыер, йорт тутырып кош-корт асрыйлар.

– Каенанам ярдәменнән башка булмас иде. Эшкә киткәндә балаларны картәниләре белән калдырдым, күңелем тыныч. Алар караулы, җылыда, тамаклары тук, – ди ул.

Вакыт үтү белән яшь гаилә йорт сатып алган. Сигезенче сыйныфта укучы улы әти-әнисе өйдә булмаганда йорт эшләрен үзе башкара.

Сөт фермасында эшли башлаганда кече улларына бер яшь кенә тулган була, тәүдә Лилия башкаларны алыштырып эшли, аннары аерым төркем бирәләр.

– Машина белән сыер саву операторы эшенә өйрәнү кыен булмады, – ди Лилия. – Бу минем өчен гадәти эш, сыерлар гына күбрәк, һәр сыерның үз холкы, тик эшләргә теләгең булса һәм маллар яратсаң нәтиҗәләр дә озак көттерми.

Шуны өстәп әйтергә кирәк, хуҗалыкта тугыз савучы эшли, уртача алганда һәркайсына иллешәр сыер туры килә. Әлеге вакытта фермада һәм сыердан 4,3% майлылыктагы 20–23 литр сөт савып алына.
Читайте нас: