Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
23 октябрь 2019, 17:41

Илһам чишмәләре мәңге саекмасын...

Мостай Кәрим юбилеена чит илдән дә кунаклар килде

20 октябрьдә Келәш авылында халык шагыйре Мостай Кәримнең бер гасырлык юбилеена багышланган тантана үтте.

Бу көнне авыл иртәннән үк кырмыска оясын хәтерләтте – мәртәбәле кунакларны каршы алуга әзерлек барды.

Аннан соң кунаклар кулларына көрәк алып мәктәп алдына юкә һәм миләш агачлары утырттылар. М. Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча төшерелгән «Сеңелкәш» фильмындагы төп геройларның берсе, беренче сыйныфта укучы Арслан Крымчурин да тырышып агач утыртышты. Аның янәшәсендә республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова көрәк һәм лейка белән оста эш итте.

Мостай Кәримнең бер гасырлык юбилеена багышланган бәйрәм чаралары барышында авылда яңа Мәдәният йорты ачылды. Аның каршында корылган ике тирмәдән гармун көйләре һәм җыр-моң агылды. Биредә һәркем кымыздан авыз итә алды. Келәш Мәдәният йортына районның иҗади коллективлары килде, Фәйзи Гаскәров исемендәге бию коллективы чакырылды. Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган мемориалга чәчәкләр салганнан соң кунакларны Мәдәният йортына үтәргә чакырдылар.

Элекке клуб Мостай Кәрим катнашлыгында 60нчы елларда төзелгән. Тәүдә аны ремонтларга уйлаганнар, әмма бинаның бик нык таушалганлыгы ачыкланган, шуңа күрә яңаны төзергә булганнар. «Башнефть» компаниясе 65 миллион сум акча биреп иганәчелек ярдәме күрсәткән, төзелеш ярты ел чамасы дәвам иткән.

«Башнефть» җитәкчесе урынбасары Вячеслав Кожевников компания алдында авыл өчен күп функцияле мәдәният үзәге төзү һәм бөек язучының истәлеген мәңгеләштерү бурычы торды, дип билгеләде.

Республика башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин Мостафа Сафа улының иҗатын яратуын һәм юбилейның җылы һәм дустанә шартларда үтүен билгеләде.

Фойеда кунаклар халык шагыйренә багышланган күргәзмә белән таныша алдылар. Ә тамаша залында утырып хәл җыярга һәм концерт карарга мөмкин булды. Сәхнәдә районның иҗади коллективлары гына түгел, ә чакырылган артистлар Азамат Тимеров һәм Марат Шәрипов та чыгыш ясады. Концерт номерлары кунакларның хатирәләре һәм котлаулары белән үрелеп барды.

– Келәш авылы игътибарга лаек, бу урын – башкорт мәдәнияте һәм әдәбияты үзәге, ул бик күп бөек кешеләрнең кече туган ягы, – диде язучының оныгы Тимербулат Кәримов.

Якташыбызның кызы Әлфия Кәримова кунакларга, әтисенең дусларына, шулай ук Дагстанның халык шагыйре, әтисенең дусты Рәсүл Гамзатовның кызы Салихат Гамзатовага хөрмәт күрсәтеп, әлеге чарага килгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов үз чыгышында чишмәлеләрнең талантлы якташлары белән чиксез горурлануын билгеләде һәм чарага килгән кунакларга рәхмәт белдерде.

– Мостафа Сафа улы минем укытучым, замандашым. Чишмәлеләргә якташларын онытмаулары һәм хөрмәтләп искә алулары өчен рәхмәтлемен. Һәр шагыйрьгә дә мондый бәхет насыйп булмый, –дип билгеләде татар шагыйре Роберт Миңнуллин.

Келәшлеләр авылдашлары Мостай аганы гади һәм шаян, шул ук вакытта зирәк кеше буларак хәтерли.

– Без Мостафаларга капма-каршы йортта яшәдек. Әти-әнисе аны бик яратып, сөеп үстерде. Алар һәм Мостай үзе дә бик гади кешеләр иде. Аның теле яшьтән үк бик бай булды, еш кына безгә язган әсәрләрен укып күрсәтә иде, – дип искә алды Мәмдүдә Шәрәфетдинова.

Талига Батталова аның «Без сугышны, фәкыйрьлекне, ачлык-ялангачлыкны күргән кешеләр. Җитеш тормышта да үз йөзебезне һәм намусыбызны югалтмыйк, дигән сүзләре хәтеремдә уелып калган», дип искә алды.
Читайте нас: