Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
22 октябрь 2019, 14:12

Галим һәм табиб Риза Магазов

8 октябрьдә Чишмәнең Тарих-крайны өйрәнү музеенда Риза Магазов белән очрашу үтте.

Әлеге очрашу Рәсәйдә Театр елы, Башкортстан Республикасы оештырылуның 100 еллыгы һәм Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

– Риза Шәехҗан улы – гаҗәеп кеше! Ул фән белән шөгыльләнүче шәхес буларак, Башкортстан мәдәниятенә һәм сәнгатенә дә зур өлеш кертте, – дип очрашуны ачты музей директоры Радик Әхмәдиев.

Риза Шәехҗан улының биографиясе гадәти түгел. Ул 1932 елның 10 мартында Миякә районының Яңа Ишле авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. 1955 елда Башкорт медицина институтын тәмамлый һәм укытучы булып эшләүче Әнүзә Мөгалим кызы белән тормыш кора.

Риза Магазов хезмәт эшчәнлеген Миякә районында күз табибы булып башлый. Арытаба баш табиб вазифасына билгеләнә. Әлшәй районының баш табибы булып эшләргә дә өлгерә. Унөч ел буена Башкортстанның Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенә җитәкчелек итә. 1978 елда И. Мечников исемендәге Уфа вакциналар һәм сывороткалар фәнни-тикшеренү институты директоры булып эшли.

Риза Шәехҗан улы Башкортстан Фәннәр академиясен оештыручыларның берсе булып тора, бик күп исемнәргә һәм орденнарга лаек, 150дән артык гыйльми хезмәт авторы.

Тормыш иптәше Әнүзә Мөгалим кызы белән 64 ел ныклы гаилә булып яшиләр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Әлеге вакытта Чишмә районының Горный авылында гомер кичерәләр.

Риза Магазов «Нур» театры үсешенә дә зур өлеш керткән.

Очрашу барышында район Мәдәният сарае хезмәткәрләре Мостай Кәрим әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр.

Әнүзә һәм Риза Магазовларның хатирәләре концерт номерлары белән үрелеп барды. Риза Шәехҗан улы музейга үзенең китабын бүләк итте, ә музей хезмәткәрләре гаилә парына чәчәк гөлләмәсе һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Алар, өлкән яшьтә булуларына карамастан, яшьләрчә җор күңелле һәм күпләрдә соклану уяткан пар.
Читайте нас: