Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
20 октябрь 2019, 13:12

Шагыйрь, язучы, гражданин һәм яугир

Мостафа Сафа улы Кәримов (Мостай Кәрим) 1919 елның 20 октябрендә безнең районның Келәш авылында крестьян гаиләсендә туа.

Үзенең тәүге шигырьләрен булачак шагыйрь алтынчы сыйныфта укыганда ук яза башлый, 16 яшендә беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга.

1935 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетына укырга керә һәм аны 1941 елда тәмамлый.

Уку йортын тәмамлау белән Кызыл Армия сафларына алына. 1942 елның августында каты яраланып ярты елга якын госпитальдә ята. Госпитальдә дәваланып чыккач яңадан фронтка китә. Җиңү көненә Воронеж фронтының «Ватан намусы өчен» һәм 3нче Украина фронтының «Совет сугышчысы» дип аталган, татар телендә чыккан гәзитләрендә хәбәрче булып эшли. Җиңүне Венада каршылый. Бу сугыш турында ул соңрак күп яза, яшьләргә сөйли.

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач Мостай Кәрим тулысынча иҗади һәм иҗтимагый эшкә бирелә. СССР Язучылар берлеге һәм Башкортстан Язучылары берлеге эшендә актив катнаша.

Мостай Кәрим иҗат иткән, башкорт әдәбияты һәм театрының алтын фондына кергән «Айгөл иле», «Җәяүле Мәхмүт» драмалары, «Кыз урлау» комедиясе, «Ай тотылган төндә», «Салават», «Ташлама утны, Прометей!» трагедияләре, «Безнең өйнең яме», «Өч таган», «Озын-озак балачак», «Ярлыкау» әсәрләре һәркемгә таныш. Ул үзенең алтын көзенә кадәр яшьлек дәртен, ихласлыгын, күңел сафлыгын югалтмаган бөек романтик иде.

Милләт байлыгы дигән төшенчә бар. Мостай Кәрим дә башкорт халкының милли байлыгы, күпмилләтле зур иле-безнең гомумкешелек мәдәнияте казанышы. Ул шагыйрь, язучы, философ, дипломат иде. Бүген Рәсәйдә Мостай Кәримне белмәгән бер генә төбәк тә юктыр.

Мостай Кәрим иҗаты дәүләт тарафыннан югары бәяләнгән.

М. С. Кәримов – Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның атказанган сәнгать эшмәкәре, Башкортстанның халык шагыйре, Башкортстан Фәннәр Академиясенең почетлы академигы, СССР дәүләт премиясе, Ленин премиясе, РСФСРның К. С. Станиславский исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе, М. А. Шолохов исемендәге халыкара премиягә лаек булган, ике Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрак ордены, Халыклар Дуслыгы ордены, «Почет Билгесе» ордены, I һәм II дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, I һәм II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены, Салават Юлаев ордены белән бүләкләнгән.

Мостай Кәрим 86нчы яшендә 2005 елның 21 сентябрендә вафат булды. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.
Читайте нас: