Мостай Кәрим – башкорт шагыйре, язучы, драматург, публицист, гражданин һәм яугир, Бөек Ватан сугышы ветераны, күп хәрби һәм хезмәт орденнары һәм медальләре кавалеры, күренекле җәмәгать эшмәкәре. Ул дөнья әдәбияты хәзинәсенә чиксез зур өлеш кертте, башкорт әдәбиятын яңа биеклекләргә күтәрде. Аның китаплары дистәләрчә телләргә тәрҗемә ителгән. Ил өчен авыр сынылыш мәлләрендә дә ул эндәшми кала алмады. Акыллы сүзе халык арасында кайтаваз булып яңгырады. Һәркем өчен туганыдай якын кеше булды. Халык аны югары әдәби маһирлыгы, таланты һәм кешелек сыйфатлары өчен яратты.