Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
16 октябрь 2019, 17:43

Кооператив оештыручы фермер

Хәзер кибетләрдә сөтнең һәм сөт ризыкларының күплеге белән беркемне дә гаҗәпләндерә алмыйсың.

Киштәләр муллыктан сыгылып тора! Җитештерүчеләр дә, азык-төлек белән тәэмин итүчеләр дә тәкъдим ителүче продукциянең күләме һәм төрлелеге белән ярыша.

Әлеге шартларда фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар үзләрен ничек хис итә, шундый көндәшлектә эшли аламы?

Азат Нургалиев 1993 елда ук крестьян-фермер хуҗалыгы оештырган. Үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Һәм көннәрдән бер көнне килеп үз продукцияңне эшкәртми торып җитештерүнең табышлылыгы түбән булып калуын аңлаган. 2018 елда ул сөт кабул итү һәм эшкәртү буенча составына ике КФХ – «Люкс», «ХП Заһидуллин» һәм унөч шәхси ярдәмче хуҗалык кергән «Нур-Агро» кооперативы төзегән. Кооператив рәисе итеп сайланган.

– Безнең төп максат – эшкәртүгә күбрәк чимал алу өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларда маллар санын арттыру, – ди Азат Денислам улы. – 2018 ел азагында кооператив «Табыш бирүче проект»ны гамәлгә ашырган өчен грант алган. Шул акчага сөт пастерлау өчен җиһаз, сепаратор, әзер продукцияне ташу өчен автомобиль сатып алынган.

Әлеге вакытта җиһазландырылган бинада алты кеше эшли. Тәүлегенә тоннага якын сөт эшкәртелә.

– Сату белән проблема юк, – ди рәис. – 3,8% һәм 4,2% майлылыктагы пастерланган сөт, авыл каймагы (50%), катык, кефир, 9% майлы, майсыз (1,8%) эремчек һәм йогурт рәвешендәге әзер сөт ризыгын үз транспортыбыз белән Чишмә поселогындагы кибетләргә, Уфа шәһәренә «Полушка» кибетләренә һәм Йоматау шифаханәсенә илтәбез.

Предприятие технологы Регина Шәмәхмәдова сыр кайнату белән дә шөгыльләнә. Сатып алучыларга берничә төр сорт – Адыгея, Халуми, Моцарелла, Косичка, Рекота, Фета сырлары тәкъдим ителә. Сыр кайнатканда, сыер сөтеннән тыш, кәҗәнеке дә кулланыла.

– Барлык азык-төлек стандарт таләпләренә тәңгәл килә, – дип раслый Регина Николаевна. – Бәяләре турында әйтсәк, ул шәхси хуҗалыкныкыннан кыйммәтрәк, ә базар бәясеннән түбәнрәк. Натураль ризык арзан була алмый, – ди ул.
Читайте нас: