Анда Чишмә поселогының «Гарант» автотехүзәк җитәкчесе Филүс Йосыпов та катнашты.
2014 елда ул гаиләсе белән киңәшләшеп автомобильләр ремонтлау буенча үз предприятиесен ачарга булган. Берничә кредит алып, үзләре җыйган акчаны да кушып бина сатып алганнар.
Алар гаилә бизнесы белән шөгыльләнә: Филүс һәм аның бертуганы белән бергә автотехүзәктә аларның тормыш иптәшләре дә эшли.
– «Гарант» автотехүзәк Чишмә поселогында дүрт ел эшләп килә, – дип сөйләде ул. – Чишмә районы хакимиятеннән ярдәм – үз вакытында «Стартап» программасы буенча 300 мең сум күләмендә субсидия алдык. Бу акчаны кирәкле җиһазлар сатып алуга тоттык: техника елдан-ел катлаулана, заманча техник җиһазланыш бик мөһим. Чишмә районының икътисад бүлеге эшкуарларга даими ярдәм күрсәтә, малтабарлык эшчәнлеге алып бару мәсьәләләре буенча консультация бирә.
– Сез ничек уйлыйсыз, әлеге субсидияләр эшкуарлыкка ярдәм итәме?
– Һичшиксез. Аеруча тәүге мәлләрдә, чөнки эш башлаганда акча һәрвакыт кирәк. Әлеге вакытта эшкуарлык белән шөгыльләнү аеруча авыр: халыкның кереме алтынчы ел рәттән кими, ә салымнар артканнан арта. Өстәвенә, кешеләрнең кредитлары күп, башкага акчасы калмый. Мәсәлән, машиналарны хезмәтләндерүне мисалга алсак, автомобиле булган кешеләр аңа ахыр чиктә кирәк булганда гына акча тота. Без ай саен якынча 170 машина хезмәтләндерәбез, автотехүзәктә моның белән тугыз кеше шөгыльләнә.
– Халыкның түләү сәләте кимүдән тыш башка проблемалар бармы?
– Иң зур мәсьәлә – ул кадрлар. «Кадрлар барысын да хәл итә» дигән гыйбарә бүген беркайчан да булмаганча көнүзәк, квалификацияле кадрлар җитмәве бик нык сизелә. Яшьләрнең эшлисе килми... Кешеләр эшкә килеп берни белән шөгыльләнмичә генә хезмәт хакы алырга тели. Кызганычка каршы, бу һәр җирдә шулай.
– Шуларның барысын да исәпкә алып, киләчәктә балаларыгызның эшкуарлык белән шөгыльләнүен теләр идегезме?
– Әйе. Берсүзсез. Эшкуарлык фикерләү сәләтен үстерә. Минем эш көне иртәнге сигездә башлана һәм кичке унда тәмамлана. Ул өйдә дә дәвам итә – уйлыйсың, исәплисең, арытаба ничек эшләргә кирәклеген өйрәнәсең.
Үз эшен башларга теләүчеләр нинди өлкәгә аяк басуын аңларга тиеш. Мәсәлән, мин үз вакытында «Автомобиль һәм трактор төзелеше» белгечлеге буенча Тольятти дәүләт университетын тәмамладым. Гомумән алганда, эшкуарлык белән шөгыльләнү өчен рухи һәм финанс яктан әзерлек, акыл белән эш итә белү мөһим. Һәм бер елга булса да максат билгеләргә һәм шуңа ирешергә омтылырга, иң мөһиме, беренче кыенлыкларга очрау белән туктап калмаска кирәк.
Чишмә районында әлеге вакытта 1236 малтабар эшли, шуларның 836сы – хосусый эшкуар.
– Яңа эш башлаучы малтабарлар муниципаль ярдәм күрсәтү программасы буенча 500 мең сумга кадәр субсидия алала. Акча бәйге нигезендә бирелә, төп таләп – эш урыннары булдыру, – дип аңлатты Чишмә районы хакимиятенең икътисад бүлеге начальнигы Артем Бәдретдинов. – Моннан тыш, район хакимиятендә атна саен пәнҗешәмбе эшкуарлык сәгатьләре үтә, анда теләге булган һәркем үз проектын тәкъдим итеп киңәш һәм консультация алала. Анда катнашу өчен «Башкортстан Республикасында эшкуарлык һәм инвестицияләр» сайтында онлайн һәм район хакимиятенә килеп язылырга мөмкин.