Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
1 октябрь 2019, 12:27

Тормыш үзе өйрәтте!

Алтын көздә, октябрьнең тәүге көнендә, бар игътибар һәм иң җылы сүзләр мөхтәрәм әби-бабайларыбызга юнәлдерелә.

Тәҗрибәле һәм зирәк кешеләрнең яшен еш кына гомернең көзе белән чагыштыралар...

Бүген шундый парларның берсе турында сөйләргә телим.

86 яшьлек Мария Ильинична һәм 91 яшьлек Халик Сабит улы Нугаевлар Чишмә районының Өйдрәк авылында гомер кичерә.

Халик абыйның нәсел тамырлары Татарстанга барып тоташа. Кайчандыр аның хәлле генә яшәгән ата-бабалары кулак буларак Себергә, Кемерово өлкәсенә сөргенгә җибәрелгән, Халик өченче бала булып дөньяга килгән, гаиләләрендә барлыгы сигез бала булган.

1930 елда алар Чишмә районының Сафар авылына, аннары Өйдрәккә күченгәннәр.

– Тормыш иптәшем сеңлесе Байбәнә һәм әнисе белән Татарстанга да бардылар һәм туган йортыбыз һаман да үз урынында тора, дип кайттылар, – дип сөйләде Мария Ильинична.

Маша апаның ата-бабалары Шөнгәккүлдән, аларның гаиләсе Өйдрәккә 1937 елда күченеп килгән. Марияның ике кыз һәм бер ир туганы булган.

Мария белән Халик күршедә генә бергә уйнап үскәннәр, бергәләп җиләккә йөргәннәр, сугыштан соңгы авыр елларны кичергәннәр.

– Сугыш башланганда 13 яшьлек Халик Сафарга почта ташый башлады. Ә 15 яшьтә тракторга утырды, – дип искә алды Мария Ильинична.

Халик Сабит улы балачактан авыр хезмәт белән таныш, үзеннән кечерәк биш туганының тамагын туйдыру да аның өстендә булган. 48 ел хезмәт стажы бар! Ул күп вакыт тракторда эшләгән – җир сөргән, тырмалаган, чәчкән, тракторчылар бригадасы бригадиры вазифасын да башкарган, һәрвакыт алдынгылар исәбендә булган.

– Аның сурәте беркайчан да мактау тактасыннан төшмәде, ул үзен тулысы белән эшкә багышлады, – дип сөйләде Мария Нугаева, һәм бер очрак турында сөйләде. Бервакыт алар ерак туганнарына китеп барганда иген чәчкән басу кырына тукталганнар. Халик Сабит улы игенчеләр янына барып ни өчен үзегез генә, агроном кайда, дип сораган. «Без үзебезгә үзебез агроном да, командир да, ә эшлисебез килмәсә орлыкларны чокырга ташлап та китә алабыз», дип тупас итеп җавап биргәннәр аңа. Шуннан кайтканнан соң Халик абый ике көн авырган, җиргә карата шундый мөнәсәбәткә җаны әрнегән.

1955 елда яшь тракторчы буй җиткән яшь кыз – күршесе Машага гашыйк булган һәм алар шул ук елда өйләнешкән. Беренче балалары Ирек 1956 елда туган, арытаба 1958 елда – Вячеслав, 1963 елда Алик һәм тагын 10 елдан соң кызлары Марина дөньяга килгән. Ирек белән Марина әлеге вакытта үз гаиләләре белән Уфада яшиләр.

Мария Ильинична тәүдә конторда кассир булып, 1960 елдан 1988 елга кадәр урындагы балалар бакчасында эшләгән, шуннан лаеклы ялга киткән. Пешекче, тәрбияче һәм мөдир дә булып эшләргә өлгергән.

Тәрбияче булып озак эшләмәгән, чөнки эшкә таң белән килергә һәм кич соң гына кайтып китәргә туры килгән.

– Өйдә дүрт балам, шуның өстенә мал-туар – ике сыер, дуңгызлар, тавыклар, казлар. Ирем иртәдән алып төнгә кадәр эштә иде, – дип сөйләде хуҗабикә.

Ир белән хатын төрле диндә булса да, өйдә беркайчан да шул сәбәпле тавыш-гауга чыкмаган. Ике якның да бәйрәмнәрен үткәргәннәр. Килгән ку-наклар өчен ишекләре һәрвакыт ачык булган.

– Талашып торырга вакытыбыз да булмады, дөнья көттек. Халик барысын да: өстәлләрне, урындыкларны, шкафларны үз куллары белән ясады. Мине беркайчан да кимсетмәде, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Акчаны кая куясың дип битәрләмәде, тапкан һәр тиенен алып кайтып бирде. Дөрес, ул аз сүзле кеше, ә мин тиз кызып китәм, без ут белән су кебек, – ди Маша апа. Халик абый хәләл җефетенең сүзләре белән килешеп баш кагып утырды, ул чынлап та аз сүзле кеше, күп сөйләшеп бармый.

Халик Сабит улы белән Мария Ильинична 63 ел күркәм гомер кичерә. Хуҗабикә озак еллар тату яшәүләренең серен ачты: «Басынкы булырга, телеңне тыя белергә, кирәк чакта дәшми калырга, юкка-барга бәйләнмәскә кирәк.

Каенанам безнең өйләнешүгә каршы булды, башка милләттән, диде. Төрлесе булды, ә мин аңа игътибар итмәдем, каршы дәшмәдем, түздем. Күп еллар үткәч ул миннән гафу үтенде».

Кунакчыл йортта тормыш җай гына бер көйгә бара. Ял һәм бәйрәм көннәрендә оныклары һәм туруннары кайтып тула: Нугаевларның сигез оныгы һәм ун туруны бар.
Читайте нас: