Яңавыл авылында гомер кичерүче Рәзимә Хатмулла кызы Курамшинаны нәкъ шушы олуг юбилее, 80 яше белән котларга балалары, оныклары, туруннары, туганнары, якыннары һәм күршеләре җыелды. Олы яшьтә булуына карамастан, чакырылган кунакларны җитез хәрәкәтләр белән урамга ук чыгып каршы алучы һәм озатып калучы Рәзимә апаны күргәч, гаҗәпләнү катыш сокландык...
Рәзимә 1939 елда Яңавыл авылында яшәүче Асия һәм Хатмулла Рәхмәтуллиннар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа ике яшь тә тулмаган була әле. 1941 елда әтиләре сугышка киткәндә әниләре эреле-ваклы дүрт бала белән кала.
Балачагы авыр сугыш елларына туры килә, күпчелек яшьтәшләре кебек ул да бик иртә әти-әнисенең кул арасына керә башлый. Арслан мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлый. Иңнәре дә ныгып җитмәгән яшь кызларга ирләр түземлеге дә җитмәслек барлык авыр эшләрне башкарырга туры килә.
– Өскә, аякка кияргә юк, ризыкны әйтмим дә инде. Нинди генә үлән ашамадык без ул чакларда! Әле ярый, сыерыбыз бар иде, шуңа ачка үлмәгәнбездер инде, – дип сөйләгәндә, тамагына төер утыра. – Шуннан соң да «Их, туйганчы бер ашарга!» дигән чаклар күп булды, – дип дәвам итә. – Без – сугыш чоры балалары. Әнкәйләрнең, сугыш чоры хатыннарының авыр тормыш юлы безнең күз алдында үтте. Балаларны ашатасы, аларны карыйсы бар, ә хөкүмәт әлеге кебек ярдәм итә алмый иде ул вакытта. Карап торганыбыз – шул бәрәңге бакчасы, сыерлары булганнарның – сыер. Әнкәйгә рәхмәт, эшкә өйрәтеп үстерде, – дип үткәннәрне искә төшерде юбиляр.
1959 елда авылдашы Әкрәмгә тормышка чыга. Ул гомере буена туган авылында башта малчылыкта, арытаба тракторчы булып хезмәт куя. Гаилә корганнан соң төп йортта каенанасы белән 31 ел бер-берсен аңлап, ихтирам итеп гомер кичерәләр. Аны соңгы юлга озатып, бәхиллеген алып калалар. Тормыш иптәше Әкрәм Әфтәхетдин улы белән ике кызга гомер бүләк итеп, аларны тату гаилә кочагында эш сөючән, тырыш итеп тәрбиялиләр. Кызганычка каршы, Әкрәм абый 2008 елның ноябрендә бакыйлыкка күчә.
Ветеран сугыш елларына туры килгән балачагында күпне күрә, эше кул көче белән башкарылган ферма белән бәйле булса да, әле үз көчендә. Балалыктан чыгып өлгермәстән үк нужа камытын кигән хезмәт ветераны – Рәзимә апаның гомере эштә үтә. Колхоз эшенең уртасында кайный. Кайда кирәк, шунда өлгерә: «Рассвет» колхозында фермада тир түгә, алдынгы сыер савучы була, шул ук вакытта ул елларда аларга чөгендер утарга да туры килә.
– Кайбер елларда яз көне авылны икегә бүлеп торган Уза елгасы ташканда су аша чыгалмыйча фермада, авылдашларда кунган чаклар да булды, – дип искә алды ул.
Якыннары Рәзимә апа турында бик озак сөйләделәр. Ә ул аларны сабыр гына тыңлый-тыңлый, бүгенге тормышына шөкер итеп утырды...
– Балаларыма бик рәхмәтлемен. Олыгайган көннәрендә үзләренә дә шундый ихтирам, тәрбия насыйп булсын. Олы юбилеем белән мине котларга килгән, изге теләкләр теләгән туганнарымны, күршеләремне һәм якыннарымны да Ходай шулай мине зурлаган кебек зурласын, – диде ул.
Бүгенге көненнән бик канәгать, бүгенгесе белән бәхетле Рәзинә Хатмулла кызы. Тормышы җитеш, янында, әни, дип өзелеп торучы, һәр үтенечен үтәргә әзер булган мәрхәмәтле кызлары, нәнәй, дип сарылучы онык-туруннары бар, аларның кадер-хөрмәтендә җан тынычлыгында яши ул.
Бүген дә ул авылдашларына үрнәк, газиз кызларына олы терәк булып үз нигезендә матур гомер кичерә. Ишегалды тутырып тавыклар асрый, җәй буена бакчасында яшелчә-җимеш, төрле-төрле чәчәкләр үстерә. Тәмле аш-су әзерләп балаларын, оныкларын һәм туруннарын үз нигезендә каршы ала һәм озатып кала. Бер генә дә игътибарыннан читкә җибәрми, һәр көнне газизләренең хәлен белешеп, аларга сәламәтлек, бәхет теләп, изге догаларын кыла. Кызлары Дамира белән Эльвира да әниләре өчен җан атып, өзелеп торалар.
– Һәркемгә дә гомер буе әниле булып яшәргә язсын! – ди алар.
Рәзимә Хатмулла кызына киләчәктә дә якыннары янәшәсендә булып, сәламәтлек белән бәхетле, тыныч картлык кичерүен телисе килә.