Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
24 сентябрь 2019, 13:07

Мәктәп укучысы – республика башлыгы стипендиаты

Беренче мәктәпнең унынчы сыйныфукучысы Элина Мөхәммәдиевага финанс белем буенча бөтенрәсәй олимпиадасындагы уңышлары өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиясе билгеләнде.

Элина Ибраһимова
Шуның кебек дәртсендерү чаралары укуда һәм фәнни эшчәнлектә аерылып торган, аеруча сәләтле студентларга һәм укучыларга бирелә. Элина бөтенрәсәй олимпиадаларында, төбәк ярышларында һәм башка бәйгеләрдә җиңү яулаган яисә призер булган, һәм уңышлы чыгыш ясау сәбәпле, стипендия алу өчен бәйгедә сайлап алынган.

Ул «Ышаныч» яшьләр үзәге волонтеры да. Күп вакытын укуга багышлый, бию, график дизайн белән мавыга, черлидинг буенча ярышларда катнаша.

– Элина сыйныф эшендә һәрвакыт актив катнашты, укытучыларга мәктәп эшләрендә һәм документлар тутырырга ярдәм итте, бер чара да аннан башка үтми, – дип сөйләде укучысы турында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рита Гыймалтдинова.

Бөтенрәсәй олимпиадаларына кадәр Элина төбәк дәрәҗәсендә үткән олимпиадаларга барган. Анда уңышлы чыгыш ясап 115 медаль алган. Элина үзенең максатына ирешү – Югары икътисад мәктәбенә керү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Шуңа күрә дә олимпиадаларга һәрвакыт ныклап әзерләнә.

– Олимпиадаларга әзерләнгәндә зур ярдәм күрсәткән икътисад һәм икътисад белеме укытучысы Венера Собханкуловага һәм икътисад буенча бөтенрәсәй олимпиадасының төбәк этабы призеры Тимур Маннаповка, шулай ук мине яраткан һәм һәр эшемдә булышлык күрсәткән якыннарыма рәхмәтлемен, – диде Элина.
Читайте нас: