Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
24 сентябрь 2019, 16:11

Гомумхалык тарафыннан хөрмәтләнү

Шушы көннәрдә район хакимияте бинасында «Бердәм Рәсәй» партиясе башлангычында «Халык арасында танылу алган» рейтингында тавыш бирү йомгаклары буенча тантаналы шартларда бүләкләү чарасы үтте.

Бәйгене оештыру үзәге җитәкчесе Рим Нәбиуллин «Эшкуарлык» номинациясендә җиңү яулаган фермер Дамир Идиятуллинга диплом тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә Республика намусы өчен фестиваль-бәйгенең муниципаль этабы тәмамланды. Партиянең башлангыч бүлекчәләрендә, хезмәт коллективларында республикада яшәүче 30 меңнән артык кешенең фикерен сорашу үтте, аның йомгаклары буенча киңкүләм мәгълүмат чараларының электрон ресурсларында рейтинг буенча тавыш бирүдә катнашучылар ачыкланды, шул исәптән 1–15 августта «Родник плюс» һәм «Чишмә» гәзитләрендә дә шундый тавыш бирү үтте. Онлайн тавыш бирү ярдәмендә, чишмәлеләр фикеренчә, үзләренең хезмәте һәм тырышлыгы белән халык арасында хөрмәт казанган һәм ихтирамга лаек булган кешеләрнең исемнәре ачыкланды. «Халык арасында танылу алган» номинациясендә иң күп тавыш җыйган биш кеше ачыкланды.

«Эшкуарлык» номинациясендә Дамир Идиятуллин җиңү яулады. Ул билгеле малтабар, 1992 елдан фермерлык белән шөгыльләнә, аның хуҗалыгы атлар үрчетүдә махсуслашкан.

«Педагог» номинациясендә иң күп тавышны Алена Кузьмина алды. Ул – «Аленушка» балалар бакчасы мөдире, Башкортстанның бала хокуклары буенча җәмәгать вәкиленең Чишмә районы буенча ярдәмчесе, участок комиссиясе рәисе, мактаулы донор.

«Табиб» номинациясендә чишмәлеләр үзәк район дәваханәсендә 40 елдан артык табиб-хирург булып эшләгән, СССР сәламәтлек саклау отличнигы, Чишмә районының шәрәфле гражданины Виктор Пронин өчен тавыш бирде.

«Балалар һәм яшьләр» номинациясендә шахмат буенча Бөтенрәсәй ярышларында күп тапкыр җиңү яулаган яшь һәм сәләтле шахматчы, спорт мастерлыгына кандидат, Башкортстан Республикасының әлеге спорт төре буенча җыелма командасы әгъзасы, шахмат буенча дөнья чемпионатында катнашкан Камилла Байбурина билгеләнде.

«Ветераннар» номинациясендә район халкы арасында хөрмәт һәм абруй казанган шәхес, районның сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе, Рәсәй Федерациясенең атказанган икътисадчысы Фәүзи Әсәдуллин өчен тавыш бирүчеләр күп булды.
Читайте нас: