Чишмэ
+8 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
22 сентябрь 2019, 16:56

Яңа Сафар авылындагы билгесез каберлек

Элина Ибраһимова
Рәсәй гражданнарын ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү турындагы дәүләт программасы барышында 2016–2020 елларда Чишмә районының барлык торак пунктларында гражданнар, Бөек Ватан сугышы елларында һәм чит илдәге хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнарны хөрмәтләп искә алу урыннарын инвентарьлаштыру үтә.

Әлеге вакытта 90нан артык каберлек, һәйкәл, мемориал экспозиция, истәлекле такта, стела һәм бюст документлаштырылган. Тик эзләү эшләре белән шөгыльләнүчеләр Яңа Сафар авылы янында Карамалы елгасы ярындагы каберлек турында бер мәгълүмат та таба алмый. Бу авылда яшәүче аксакаллар әйтүенчә, анда гражданнар сугышы корбаннары күмелгән, электән ул җиргә койма тотылган булган. Каберлек Якты урамында яшәүче Эльза Уразмәтованың бакчасы янында гына.

Бу урында мәрхүмнәр рухына дога кылучы бер ир белән хатынны күрүчеләр дә булган. Фаразлау буенча алар монда җирләнгән мәрхүмнәрнең туганнары яки кайчандыр булган вакыйгалар турында төгәл белүчеләр.

Районның ветераннар советы «Чишмә» гәзитен укучылардан әлеге кешеләрнең телефоннарын яки алар кунакка кайтып йөргән туганнарының адресын хәбәр итүен сорый.

Районның ветераннар советы адресы: 452170, БР, Чишмә поселогы, Киров урамы, 50. Бәйләнеш өчен телефон 8 (34797) 2-05-88, электрон адрес: [email protected]. Район музее адресы: Чишмә поселогы, Киров урамы, 13. Музей телефоннары: 2-01-71 һәм 2-04-07. Электрон адрес: [email protected].
Читайте нас: