Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
17 сентябрь 2019, 14:40

Язмышымның сәхнәгә бәйле булачагын белдем

Шушы көннәрдә редакциягә көләч йөзле һәм яшь чырайлы ир-егет килеп керде.

«Игълан бирергә телим, тиздән юбилей концертым булачак», – диде ул.

Чишмә районында төрле юнәлештә эшләүче сәләтле кешеләр күп. Башкортстанда һәм Татарстанда күренекле юмор остасы һәм импровизатор буларак билгеле булган Альберт Уразмәтов та алар исәбендә.

Ул башлангыч сыйныфларда укыганда ук үзешчән сәнгатьтә катнаша, хәтта өйдә сәхнә корып туганнары алдында чыгыш ясый.

– Эшемнең сәхнә белән бәйле булачагын төгәл белдем, үземне башка өлкәдә күз алдыма да китермәдем, – ди юбиляр.

Ул ни өчен нәкъ бу юлны сайлаган соң?

– Безнең Калмашта яшәүчеләрнең барысы да шундый, юмор хисле, шаярта да, көлә дә белә. Хәтта билгеле Кәтүк – Әхәт Уразмәтов та минем якташым һәм авылдашым, шулай ук остазым, – диде ул елмаеп.

1990 елда Альбертка ашыгыч рәвештә Татарстаннан, методист булып эшләгән җиреннән кире туган авылына кайтырга туры килгән, чөнки әнисе бик нык авырып киткән. Аллага шөкер, Рәйдә Сагман кызы чирен җиңеп аякка баскан, бүгенге көндә дә исән-сау.

– Минем әни көчле рухлы хатын-кыз, шуңа да ул сынмады һәм авыруга бирешмәде, – диде Уразмәтов.

1992 елда Альберт Фәнил улы мәхәббәтен, Яңа Усман авылы кызы Эльза Тәминдар кызын очратып аның белән гаилә кора. Ике балалары – Алина белән Айнур дөньяга килә.

Альберт Уразмәтов методист булып эшли, һәм шул ук вакытта «Айнур» эстрада төркемен булдырып республика шәһәрләре һәм авыллары буенча гастрольләргә чыга.

2000 елдан башлап Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Әхмәтова катнашлыгында «Ихлас» җыр театры оештырылгач, аның өчен зур сәхнәгә юл ачыла.

Альбертка концертларны алып баручы-конферансье буларак аны белгән һәм аның сәләтен бәяләгән Фидан Гафаров, Айдар Галимов һәм Ризван Хәкимов кебек йолдызлар белән бер сәхнәдә эшләргә туры килә. Сүз остасы Альберт Уразмәтов үзе уйлап тапкан һәм тамашачылар сәхнәгә чыгуын түземсезлек белән көткән Габдрәшит Сәлахетдинович образы да бик уңышлы килеп чыга.

Альберт Фәнил улы шул ук вакытта җырлар язучы шагыйрь буларак ти билгеле, аның сүзләренә 65тән артык җыр язылган. Җырларын Салават Фәтхетдинов, Марат Шәйбәков, Әнвәр Нургалиев кебек билгеле җырчылар башкара.

Әлеге вакытта Альберт Уразмәтов концертлар алып барудан тыш заказга сценарийлар да яза. Театр елына ул «Кунак ашы» дип аталган театрлаштырылган концерт өчен сценарий язган. Аның каурый каләме сырлаган «Яңа ел бәлеше» дә биш ел популярлык казана. «Туган тел» каналында барган «Алтын көз», «Кышкы бүләк» проектлары да якташыбыз тарафыннан язылган.

2 октябрьдә район Мәдәният сараенда үтәчәк концертта күп тамашачыларга таныш булган «Ничек мин нимес булдым», «Гөлнәзирә» постановкалары һәм Мостай Кәримнең «Кыз урлау» әсәреннән өзек тәкъдим ителәчәк.
Читайте нас: