Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
15 сентябрь 2019, 11:35

Мәчет һәм без

Әле без яшәгән заманның вакыт дигән төшенчәсе күпкә тизләнде шикелле.

Аны һәр кеше үзеннән сизә торгандыр. Бер эшне эшлисең, ә йөз эш, кайчан бу безгә тотыныр дип, түземсезлек белән бушаганыңны көтеп тора.

Әле без яшәгән заманда һәркем бары тик үз дөньясын көтә – башкаларда кайгысы да, башкаларга кысылышы да юк шикелле. Аралашу елдан-ел азая бара. Балалар да әкренләп гаиләдән читләшә – айфоннарда аралашуны тере кеше белән күзгә-күз карап сөйләшүдән җиңелрәк-ансатрак, өстенрәк күрә шикелле.

Менә шундый өлгереп булмый торган һәм бер кеше икенче кеше турында оныта башлаган заманның чираттагы бер көнендә мин төшке намаз алдыннан түбәтәемне маңгайга төшереп, бер кулым белән билгә таянып, икенче кулым белән җилкәмне тырнап үлән баскан таш сукмакка, ябыштырылган ташлары коелып беткән фундаментка карап, җиргә сеңеп беткән «отмостка» дигән нәрсәнең өстенә яңгыр яуганда суның ничек идән астына челтерәп агып керәчәген күз алдыма китереп, хәсрәтләнеп басып торганда шәп-шәп атлап, мәчет капкасын киң ачып бер егет килеп керде. Ул мәрхүм-мәрхүмә туганнары рухына багышлап, үзенә һәм гаилә әгъзаларына хәерлесен теләп аять-сүрә, догалар укуымны сорады.

Мин укып багышлагач, сүз башлап, «Хәзрәт, әле мәчеткә кергәндә аның тышкы торышына һәм сезнең хәсрәтле йөзегезгә карап шатланып куйдым. Әйе-әйе!» – дип әйтеп салды.

Мин мондый сүзләр көтмә-гәнгә, басып торыргамы, утырыргамы дип уйлауга, ул чыраемны күреп елмаюын яшерде һәм «Юк-юк, сезнең хафага түгел, ә үземнең күптән булган ниятемне тормышка ашыра ала торган урынга тап килгәнемне күргәч», дип мине тынычландырырга ашыкты.

Ул да булса, егетебез берәр мәчеткә ярдәм итү теләге белән яздан ук янып йөргән икән – шул уй тынгылык бирмәгән аңа. Ә башкарачак гамәле мәчеткә килгәч, без очрашкач, нәкъ шушы көнне, бу урында, вакытның шул мизгелендә билгеләнгән.

Әйе, һәркемнең без туганчы ук язылып куелган тәкъдире бар. Без шул язмыш-тәкъдир-программа буенча яшибез. Бу турыда безне Бар итүче Раббы, безнең өчен төшерелгән Коръән-инструкциядәге 9нчы сүрәнең 51нче аятендә әйткән: «Тарымас сезгә беркайчан бернәрсә дә, Аллаһ сезнең тәкъдирегезгә язганнан башка. Ул – Кайгыртучы безнең турыда!» һәм 57нче сүрәнең 22нче аятендә «...җирдә яки сезнең җаныгызда язылган (тәкъдирдәге) бер вакыйга да кагылмас сезгә, аларның вакытын Без китереп җиткергәнче сезгә. Чынында бу – Аллаһ өчен җиңел генә!..».

Раббыбыз алып килгән бу изге кеше төзелеш материалларын үз акчасына сатып алып, бу эшләрне эшли ала торган оста табып, мәчетебезнең тышкы ягындагы бар кимчелекләрне бер атна эчендә бетерде. Мәчетебез яңа чактан да матуррак рәвешкә килде! Ул килгән кешеләрне Аллаһның иман нурына төреп, кояшсыз көндә дә елмая шикелле. Безнең арада, мин югарыда зарланган бу заманда да, изгелекле-игелекле, риясыз кешеләр бар икән. Сезне дә аның белән таныштырып үтәргә телим, ул – чыгышы белән Сафар авылыннан булган Илдар Фидаил улы Бикбулатов. Хәтта аның кечкенә улы Илмир да мәчетебезгә килеп хәерен салып китте. Илдар Фидаил улына һәм шулай ук зур ярдәм күрсәткән Хәлил Халит улына да чиксез рәхмәтлемен. Ташчы-оста Кәрим Мөхәммәткабил улына да рәхмәтләремне җиткерәм. Раббыбыз Аллаһ аларның җаннарына сихәтлек, иманнарына нур, тәннәренә шифа, гыйбадәтләренә куәт бирсен! Эшләгән эшләре, йөрегән юллары, көткән тормышлары хәерле, имин булсын! Без мәчетебездә көндәге намазларыбызның һәм җомга намазыбызның әҗер-савапларын аларга да багышлыйбыз. Аллаһы Тагалә кабул итсен! Рәхмәт!

Бу мөмкинчелектән файдаланып әйтәсем килә, районыбызда мәчетләр күп һәм аларның һәммәсе дә мохтаҗлыкта. Мәчеткә салынган хәер-сәдакалар утка түләргә генә җитә, кулланган газга җитми – ремонт кайгысы калмый. Шуның өчен, Аллаһ Тәгаләнең барлыгына-берлегенә ышанучы кеше мәчетләргә кулыннан килгәнчә ярдәм иткән очракта, ул кешене без, имамнар, изгеләргә тиңлибез – андыйлар шулкадәр аз. Акчасын кая куярга белмәгән кешеләр күп, ярдәм итәргә чират торучылар гына юк, кызганычка каршы.

Безне Бар Итүче ярлылыкны тәкъдиргә язган шикелле, байлыкны да язмыш-программабызга язып төшергән бит – «...кайсыгыз камилрәк икән чынында!» дип (Коръән, 11:7)мохтаҗлык белән дә, барлык белән дә безне сынап карар өчен. Тәкъдиргә язылмаган булса, «сукыр бер тиен дә» табып булмый. Бирелгән байлыкны нәрсәгә туздырырга мөмкин һәм нәрсәгә тотарга ярамаганлыгын Коръән-инструкциясендә һәм хәдисләр аша Ул дистәләрчә тапкыр кабатлаган. Һәм бирелгән байлык өчен күренмәгән дөньяга кайткач сорау алу турында да кисәткән. Шул турыдагы хәдисләрнең берсен мисалга китерәм: «Кыямәт көндә кол урыныннан да кузгала алмас, җавап тотмыйча... акчалары турында: аларны нинди юл белән тапкан, нәрсәләргә аларны туздырган?...» (Ат-Тирмизиның хәдисләр җыентыгыннан 2417нче хәдис). Ә бит, безнең җаннар җыела торган күренмәгән дөньяда Җир дигән планетада яшәгән вакытта үзебез җыйган әҗер-саваплардан башка, безне яклардай-саклардай беркем дә һәм бернәрсә дә юк, дигән аятьләр һәм хәдисләр берәү генә түгел.

Савапны («бонусны» яки Аллаһыбызның «валютасын») алып була торган күп мөмкинчелекләр арасыннан бер ысул менә бу хәдистә язылган: «Кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет төзи, хәтта ул кыр тавыгы корган оя зурлыгы гына булса да, аңа Аллаһ Тәгалә оҗмахта өй әзерләп куяр» («Сахих аль-джами’ ас-сагъир» исемле хәдисләр җыентыгындагы 6128нче хәдис).

Фәнит хәзрәт, «Зинур» мәчете
Читайте нас: