Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
6 сентябрь 2019, 16:22

Хәрабәләр урынында яңа йорт калка

Гәзитебезнең 2019 елның тугыз июлендә басылган 55нче санында алтынчы июльдә төнлә Горный авылының Яшьләр урамында 4нче йортта электрүткәргечнең төзексезлеге сәбәпле янгын чыгуы, биредә яшәүчеләрнең йортсыз һәм бер әйберсез урамда торып калуы турында хәбәр иткән идек инде.

– Әгәр дә күршебез, Альберт Евгаров, төнлә сәгать икедә тәмәке тартырга чыкмаган булса, бәлки, мин әлеге вакытта сезнең белән сөйләшеп тормаган булыр идем. Ут һәм төтен чыгуын иң башта ул күргән һәм биредә яшәүчеләрне аякка бастырган, – дип сөйләде урындагы ФАП фельдшеры Фидәлия Хәбирова.

Аның сүзләренә караганда, аларның фатиры янгын чыккан урынга якын булган, тавышка уянганнан соң алар документларын, суыткыч белән кухня өстәлен алып чыгып өлгергәннәр. Әлеге вакытта фатир алып торалар, балалары үзаллы, гаиләләре белән яши. Бурдан кала, уттан калмый диюләре дөрес, янгыннан соң биредә көл һәм күмер генә өелеп калган. Кайчандыр бу йортта яшәгән халыкның баш очында түбәсе юк. Әмма республика һәм район аларны игътибарсыз калдырмады.

– Йортыбызны 1 октябрьгә төзекләндереп бетәргә вәгъдә итәләр, бу вакытка кадәр өлгерерләр, дип өметләнәбез, – диде фельдшер.

Исегезгә төшерәбез, барак тибындагы йорт 1959 елда төзелгән. Янгыннан соң аның стеналары гына торып калган, идәннәре, түбәсе, янкормалар һәм верандалар тулысынча янып беткән. Әлеге вакытта йорт тулы куәткә яңартып корыла, эшләрне башкару өчен «Чишмә районының социаль үсешенә булышлык» хәйрия фондыннан акча бүленә.

Әлеге вакытта йортның нигезе ныгытылган, идәннәр җәелгән һәм җылытылган, бетон стеналар күтәрелгән. Элекке агач верандалар урынына хәзер кирпечтән төзелгәннәре булачак. Һәр җирдә евротәрәзәләр куелган, түшәмнәр җылытылган һәм түбә ябылган. Тулы куәткә бизәкләү эшләре бара: стеналар, түшәмнәр штукатурлана, тышкы яклап җылытыла. Сантехник Владимир Алексеев сүзләренә караганда, үзәктән җылылык челтәрен үткәрү буенча эш башланган. Фатиры янган Азат Хәбиров та төзелеш барган урында, ул күршесе ярдәмендә янкорма сала.

– Бу төзүчеләр эшенә керми, шуңа күрә үз көчебез белән күтәрәбез. Күпләр ярдәм тәкъдим итә, кайгыбызны уртаклашучы игелекле кешеләр дә җитәрлек. Район хакимияте һәм авыл Советы биләмәсе башлыгы Рәфис Караголов та һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Көн саен диярлек килеп нинди ярдәм кирәклеге турында сораша, – диде Азат.

Ул тормыш иптәше Фидәлия белән бер ел элек кенә янкорма төзүләре турында сөйләде. Шулай булса да төшенкелеккә бирелми: «Иң мөһиме – барыбыз да исән-саубыз», ди ул.

– Арытаба яшәү һәм эшләү өчен дәрт барлыкка килде, яңадан тормыш корып яши башлагандай булдык, – дип елмайды гаилә башлыгы.

Барлыгы сигез гаилә йорт-җирсез калган, әлеге вакытта ике гаилә фатир алып яши, өчесенә вакытлыча тору өчен авыл Мәдәният йортында урын бирелгән, калганнарын туганнары сыендырган.
Читайте нас: