Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
28 август 2019, 12:27

90 яшьтә гарәп телен өйрәнә

Күптән түгел район үзәгендә яшәүче Мөкәрәмә Талипова 90 яшьлек юбилеен билгеләде.

Ул 1929 елның 14 августында Бүздәк районының Каранай авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Бала чактан авыр эшкә өйрәнеп үскән: әтисе колхозда бригадир булып эшләгән һәм кызын да еш кына үзе белән ала торган булган. 1941 елда сугыш башлану хәбәрен дә Мөкәрәмә әби басуда ишеткән. Тиздән әтисе фронтка киткән, ә ул, өченче сыйныф укучысы, савучы булып фермага эшкә урнашкан, әтисенә тылда җиңүне якынайтырга ярдәм иткән.

– Әткәң, ничек кенә авыр булса да, баланы укытырга тырыш дип әйтеп китте, дип бер елдан соң мине әни Канны-Түркәй авылы мәктәбенә укырга җибәрде. Бик авыр заманнар булды, гаиләдә өч бала идек, ачлы-туклы яшәгәнгә күрә безне интернатка урнаштырдылар, туган авылыма, әни янына 8 сыйныфтан соң гына кайттым, янә колхозда эшли башладым, элеваторга йөк машинасы белән ашлык ташыдым, – дип искә алды Мөкәрәмә әби.

1949 елда ул Куергазы районына эшкә барып урнаша, бер елдан соң шунда кияүгә чыга, аннары тормыш иптәше белән Караидел районына күченә, анда урман әзерләү хуҗалыгында эшли. Тәүге балалары – кызлары да шунда дөньяга килә.

– Ирем чирләп киткәч Чишмәгә күчендек, мин тимер юлга эшкә урнаштым, 1979 елда пенсиягә чыктым, тик 1997 елга кадәр эшләвемне дәвам иттем, – диде юбиляр.

Үз гомерендә аңа хат ташучы, урман хуҗалыгында мастер һәм склад мөдире, тимер юлчы, җыештыручы булып та эшләргә туры килгән.

– Кул кушырып утырганчы әле дә эшләр идем, – диде М. Талипова. – 2014 елда беренче тапкыр мәчеткә бардым, Коръән укырга өйрәнә башладым, шуннан бирле бер көн дә калдырганым юк.

Ул Чишмәнең җиләк-җимеш бистәсендә яши һәм атнага берничә тапкыр, яңгыр явуга, көн эссе булуга карамастан, җәяүләп мәчеткә бара. Кайвакыт юлында танышлары яки игелекле кешеләр очрап илтеп тә куя. Ул тормыштан зарланмый, һәм бар нәрсәгә үз көчең, үз хезмәтең белән ирешергә кирәклеген белә.

Бүгенге көндә Мөкәрәмә әби Чишмә мәчетенең ихтирамга лаек булган шәкертләренең берсе. Өлкән яшьтә булуына карамастан, атнага өч тапкыр Аллаһ йортына килеп гарәп телен һәм ислам дине нигезләрен өйрәнә. Ул өлкән буын вәкилләре, шулай ук яшьләр өчен дә үрнәк булып тора.
Читайте нас: