Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
26 июль 2019, 13:22

Еллар эш һәм мәшәкать белән үткән

Яңа Сафар авылында гомер кичерүче Шамил Әбуталип улы Уразмәтов 27 июльдә 90 яшьлек юбилеен билгели.

Аңа да балачагы кырыгынчы елларга туры килгән һәркем кебек сугыш чорының һәм сугыштан соңгы елларның бар михнәтен күрергә, ачлыкны да, ялангачлыкны да кичерергә туры килгән. 12 яшеннән колхозда эшли башлаган – атлар көткән, ат караучы булган...

1950 елда Совет армиясе сафына алынган. Мәскәүдә хезмәт иткән. Хәрби һәм сәяси укуда уңышлары һәм СССР Кораллы Көчләре сафларында намуслы хезмәте өчен мактау кәгазе белән бүләкләнгән. Армиядән соң туган авылына кайткан. Гомере буена, 1989 елга кадәр «Луч» колхозында тракторчы, тракторчылар бригадасы һәм комплекслы бригадалар бригадиры булып эшләгән. 1969 елда СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең баш комитеты тарафыннан СССР ВДНХда катнашучы итеп расланган, Мәскәүдә күргәзмә эшендә катнашкан. 1961 елда Шамил Әбуталип улы Чишмә авыл Советының Яңа Сафар сайлау округыннан берничә чакырылыш депутат итеп сайланган.

Намуслы хезмәте һәм авылны үстерүдә актив катнашканы өчен күп санлы мактау грамоталары һәм бүләкләр бирелгән, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган. Аның хезмәт стажы 48 ел тәшкил итә. Гомере эш һәм мәшәкатьләр белән үткән. Шамил Әбуталип улы бүген дә картлыкка бирешергә уйламый, күтәренке күңелле, кунакчыл, аралашучан кеше булып кала. Ә тагын да ул чын эшсөяр һәм бик мавыгучан кеше – бал кортлары тота һәм бу шөгылен ташларга уйламый да. Тормыш иптәше Миңненур Мөсараф кызы белән 62 ел гомер кичергәннәр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, барысына да югары белем биреп укытып чыгарганнар.

Әлеге вакытта 6 оныклары һәм 3 туруннары бар, оныклары белән алар бик теләп тормыш тәҗрибәсен һәм зирәклекләрен уртаклашалар.
Читайте нас: