Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
17 июль 2019, 13:21

Сәйлән, мулине һәм гүзәллек ярату

Ар авылында яшәүче Фәнүзә Бикамова сәгатьләр буена кул эшләре турында сөйли ала

Тукталышларда, банкта һәм поликлиникада чират торганда хатын-кызлар төрле проблемалар турында сөйләшәләр.

Берәүләр ахирәтләренә үзләре яратып караган телесериал турында сөйли, икенчеләре аш-су рецептлары белән уртаклаша, ә менә Ар авылында яшәүче Фәнүзә Бикамова сәгатьләр буена кул эшләре турында сөйли ала, һәм ул шундый мавыктыргыч итеп сөйли ки, хәтта кулыңа энә һәм төрле төстәге җепләр алып үзеңнең дә чигү чигәргә утырасың килә башлый.

Фәнүзә Сәфәргали кызы белән без районда үткән бер чарада таныштык, ул анда үзенең кул эшләрен – чигелгән картиналар, сәйләннән үреп эшләнгән бизәнгечләр алып килгән иде.

– Кул эшләре белән шөгыльләнү картәниемнән киләдер, ул мине дә, апаларымны да бәйләргә өйрәтте, ә мәктәптә озайлы көн төркеме тәрбиячесе Мәрвия Камаловадан чигәргә өйрәндем. Әйткәндәй, берничә ел элек ул безгә мәктәптәге эшләребезне – күп еллар буена сакланган чигелгән сөлгеләрне, мендәр тышларын кире бирде. Ялгышмасам, без аларны 5–6нчы сыныфларда чиккән идек, – дип сөйләде ул.

Барысы да хезмәт дәресләрендә гади кул эшләреннән башланган, арытаба ул катлаулырак эшләргә дә алынган.

– Бервакыт мин кул эшләре турында немец телендә язылган журнал сатып алдым, анда русча бер генә сүз дә юк иде. Әлеге журналда күрсәтелгән берәр киемне бәйләп кию теләгем шулкадәр зур иде һәм мин аны тәрҗемә итәргә утырдым, мәктәптә немец телен өйрәнүебез ярап куйды. Тәрҗемә итеп үземә пуловер бәйләдем, аны соңыннан җиде ел яратып кидем, – дип хатирәләре белән уртаклашты ул.

Хәзер журнал сатып алып тәрҗемә итеп утырырга да кирәкми, Интернетта җаның ни тели шул: схемалар да, онлайн-дәресләр дә бар. Фәнүзә Сәфәргали кызы берничә төрле, шул исәптән сәйлән белән чигү өлгесен үзләштергән. Аның өендә сәйләннән үреп ясалган төрле төстәге һәм зурлыктагы муенсалар күп. Бу эштә теләсә нинди материал бармый, матур килеп чыксын өчен сәйлән төсләрен дөрес итеп сайлый белү дә мөһим.

– Мин Кытай сәйләнен алмыйм, Чехиянеке белән эш итәм, аның 50 граммын Интернет-кибет аша якынча 100–110 сумга сатып алам. Ә һөнәриләр япон сәйләне белән эшли, ул кыйммәтрәк – 10 граммы 150 сум, – дип аңлатты кул остасы. Ул шулай ук алкалар да ясый, кирәкле бөтен әйберләргә Интернет аша заказ бирә. Ул тәңкәләр кушып башкорт халкының милли бизәнгечләрен, матур пыялалар белән алкалар да эшләгән.

Ф. Бикамова белгечлеге буенча юрист, әлеге вакытта такси операторы булып эшли, бу эшне читтән торып башкарырга мөмкин булганлыктан, яраткан шөгыле өчен вакыт кала. Ул шалтыратулар арасындагы тәнәфесләрдә кул эше белән шөгыльләнә, аннан соң үзе ясаган әйберләрне туганнарына, якыннарына бүләк итә, кайсыларын сата, әйткәндәй, социаль челтәрләрдә («ВКонтакте», «Инстаграм») кул эшләренең фотоларын куя.

– Хәзер иремнең миңа агач сандык ясап бирүен көтәм, шуны бизәү белән шөгыльләнә башларга телим. Башкорт һәм татар кызларына кияүгә чыкканда бирнә салу өчен һәрвакыт сандык кирәк. Ә тагын да эпоксид сумала белән эшләү техникасын үзләштерәсем һәм үзебезнең кухня өстәлен бизисем килә, – диде ул.
Читайте нас: