Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
11 июль 2019, 12:09

Валерия Панченко: Химия буенча йөз балл алу көтелмәгән хәл булды

Мәктәпне медальгә тәмамлаган Валерия Панченко табиб булырга хыяллана

Без уйлаганча, Валерия Панченконы бу көннәрдә өендә очратып булмады. Чөнки җәй – чыгарылыш укучылары өчен кызу чор, ә Валерия быел Чишмә гимназиясен тәмамлады.

Ул гади укучы гына түгел, ә сыйныфта медаль алган җиде укучының берсе. Алай гына да түгел, Валерия Панченко – Башкортстан Республикасында химия буенча йөз балл алган 29 укучының берсе.

Ул Чишмә поселогында туып үскән кыз. Кечкенәдән китап уку белән мавыккан, аны язарга һәм укырга картәнисе Таисия Москалик өйрәткән.

– Алты яшемнән үк укырга барырга хыялландым. Тизрәк белем аласым килде. Беренче сыйныфтан унберенчегә кадәр гимназиядә укыдым. Сыйныфташларым унбер ел буена якын кешеләргә әйләнделәр һәм шуңа күрә мәктәп белән аерылышуы күңелсез, – диде Валерия.

Аңа һәрвакыт табигый фәннәр – физика, химия, биология ошаган, бигрәк тә соңгы фәнне яратып укыган. Һәм вакыт үтү белән бу кызыксынуы җитди мавыгуга әйләнгән.

– Алтынчы сыйныфта укыганда ук табиб булырга хыяллана башладым. Биш елдан соң да бу хыялым үзгәрмәде һәм мин элеккечә медицина өлкәсендә эшләргә телим дип әйтә алам. Медицина вузында «Дәвалау эше» яисә «Педиатрия» факультетында укырга телим.

Валерия әйтүенчә, бердәм дәүләт имтиханында химия буенча 100 балл алу аның өчен көтелмәгән хәл булган.

– Әйе, имтиханга ныклап әзерләндем, бюджет нигезендә уку өчен югары баллар алырга исәп тоттым. Әмма нәтиҗә көтелгәннән дә яхшырак булды, – диде кыз.

Аның башка фәннәр буенча да баллары югары: ул биологиядән – 98, рус теленнән 85 балл алган.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ул документларын Н. И. Пирогов исемендәге Рәсәй медицина университетына, И. М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү медицина университетына, Самара медицина университетына һәм Башкорт дәүләт медицина университетына тапшырган (биш вузга бирергә мөмкин).

– Укытучыларым искиткеч әйбәт булдылар, төпле белем бирделәр. Биология укытучысы Ольга Шульгага һәм химия укытучысы Валентина Мозговаяга бик рәхмәтлемен – алар киләчәккә юл сайлавыма зур өлеш керттеләр. Алар үз фәннәрен яхшы белүче укытучылар. Ә әти-әнием минем сайлавыма каршы килмәде, ә хуплады гына, – диде Валерия.

Валериянең әтисе Алексей һәм әнисе Татьянадан тыш быел алтынчы сыйныфка күчкән энесе Роман да бар. Ул укуда апасыннан калышмый, бишлегә генә укый, әмма аны барыннан да ныграк тарих һәм җәмгыять белеме кызыксындыра.

Валерия медицинага тартылу аңа әтисе ягыннан картәнисе Любовь Панченко аша күчкәндер, дип исәпли, ул да үз вакытында мәктәпне медаль белән һәм медицина университетын бик яхшы билгеләргә тәмамлаган.

– Кызыбыз укырга һәм сәяхәт итәргә ярата. Ул бик кайгыртучан, изге күңелле һәм игътибарлы, аның волонтер булуы да очраклы түгел. Ул үзаллы кеше һәм теләсә кайсы эшне җиренә җиткереп башкара, – дип сөйләде аның турында әнисе Татьяна Юрьевна.

Тыйнак һәм тырыш кыз киләчәктә үз алдына табиб булу максаты куйган. Кем белә, бәлки, еллар үткәч без якташыбыз, медицина белгече Валерия Панченко турында тагын бер язарбыз әле.
Читайте нас: