Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
15 июнь 2019, 12:48

Анна Рудник: Басудан бәрәңге эзли идек...

Күптән түгел районның Тарих-крайны өйрәнү музеенда «Сугыш чоры балалары» медале белән бүләкләү тантанасы булды.

Балалары һәм оныклары белән килгән Анна Рудник һәм Фәбилә Нугаева өчен музейда экскурсия үткәрелде, арытаба тантаналы шартларда медальләр тапшырылды. Бу көнне бүләкләү өчен тагын бер кеше чакырылган булса да, Җәүдәт Яһүдә улы, кызганычка каршы, килә алмаган. Тормыш иптәше Фәбилә Мәгъсүм кызы аңа котлау сүзләре белән медальне үзе тапшырырга вәгъдә итте.

– Хөрмәтле ветераннарыбыз, сез балачакны күрмәгәнсез, ул сезне читләп үткән. Кечкенәдән авыр хезмәт белән үскәнсез. Илебезнең фашизмны җиңүенә үз өлешегезне кертүегез өчен рәхмәт белдерәбез, – диде Зинур Әнвәр улы.

Музей директоры Радик Әхмәдиев кадерле кунакларны тәбрикләгәннән соң, истәлекле медальләрне музейда тапшыру әһәмиятле вакыйга, чөнки музей – ул халык хәтерен саклаучы урын, дип ассызыклады. Һәм мөмкинлек булса музей коллекциясен сугыш елларындагы экспонатлар белән тулыландырырга тәкъдим итте.

Фәбилә Мәгъсүм кызы сабый чагындагы хатирәләре белән уртаклашты.

– Мин 1941 елда туганмын, шуңа күрә сугыштан соңгы елларны күбрәк хәтерлим. Балачагым Түбән Тирмә авылында үтте. Уфалла арбасын тартып, мичкә ягу өчен кипкән тизәк җыеп кайта идек, ә көнбагыш сабакларыннан ашарга яраклы ризык әзерләргә тырышалар иде, – диде ул.

Анна Васильевна 1938 елда Заводяновка авылында дөньяга килгән. Алтынчы сыйныфтан соң укуын ташлап фермада эшли башлаган, гаиләдә җиде бала үскәннәр.

– Менә хәзер каргалар басуда җим чүпләгән кебек, без, балалар да уңыш алынган басуда берәр бәрәңге калмаган микән, дип эзләнеп йөри идек. Аннары әсирлеккә алынган, йончыган, пычрак һәм йолкынып беткән киемнәрдәге латышларны авыл аша куып алып барулары истә калган, – дип сөйләде ветеран.
Читайте нас: