Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
4 июнь 2019, 12:59

Иҗади планнар белән яшәүче рәссам

Рәсәйдә ел саен 6 июньдә Пушкин көне (Рус теле көне) билгеләнә.

Район гәзите үз укучыларына бөек шагыйрь иҗатына гашыйк булган һәм аның әсәрләре буенча бик күп иллюстрацияләр эшләгән якташыбыз турында мәкалә тәкъдим итә. Без, укучылар, Онегин белән Татьянаны, Ленский белән Ольганы, Борис Годуновны һәм әкияттәге су анасын аның графикасы аша күзаллыйбыз.

Авыл мәктәбендә педагогик хезмәт юлым башлангач, «Башкортстанда Пушкин әсәрләрен өйрәнү» темасы белән мавыкканда рәссам Энгель Насыйбуллин иҗаты белән мине 20нче гасырның күренекле скульпторы, СССРның Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе лауреаты, СССР Художество академиясе академигы Михаил Аникушкин таныштырган иде.

Энгель Һади улының биографиясе кызыклы вакыйгаларга бай. Булачак рәссам 1934 елда Башкортстанның Авыргазы районының Авыргазы авылында дөньяга килә. Яшьтәшләре кебек, сугыш чорында һәм сугыштан соң михнәт күреп, авыр эш эшләп, икмәк кадерен белеп үсә. Һава торышы нинди булуга карамастан, өеннән 7 чакрым ераклыкта урнашкан, рус һәм украин балалары укыган күрше Калиновка авылы мәктәбендә белем ала. Әтисе Чишмә районының Шөнгәккүл колхозына рәис итеп җибәрелгәч, югары сыйныфларда Чишмә поселогы мәктәбендә укый.

Мәктәптә тырышлыгы, максатка омтылучанлыгы, үзаллылыгы белән башкалардан аерылып тора, гуманитар фәннәр белән кызыксына, спорт, рәсем төшерү, тирә-як мохитне өйрәнү белән мавыга. Барлык шушы сыйфатлары аңа киләчәктә махсус әзерлеге һәм художество белеме булмаса да беренче тапкырдан ук Мәскәүнең «1905 ел истәлегенә» художество училищесына укырга керергә ярдәм итә. Уку йортында белем алган елларда Художество академиясе президенты А. Герасимов һәм Б. Иогансон аның сәләтен күреп югары уку йортында белем алуын дәвам итәргә киңәш бирә. Ул үзенең иҗади эшләре һәм теоретик белемнәре белән институт мөгаллимнәрен таң калдыра, һәм аны имтиханнарсыз гына икенче курска укырга алалар.

Энгель Насыйбуллин сынлы сәнгатьнең барлык жанрлары – монументаль рәсем сәнгате, китап графикасы, скульптура буенча да сәләтле, киңкырлы талант иясе. Шулай булуга карамастан, ул иҗатында китап графикасы өстенлек ала, дип саный. Ул алтын һәм көмеш гасырлардагы классик шагыйрьләр һәм чит ил классик язучыларының 700гә якын китабына иллюстрацияләр ясаган. Пушкинның кабатланмас поэзиясе һәм шәхесе аның иҗади идеяләренең аерылгысыз өлеше булып тора.

Пушкин темасы буенча эш башлар алдыннан ул аның иҗатын тирәнтен аңлау, образларны чынбарлыктагыча тасвирлау, геройларының холкын, кылган гамәлләрен төгәл итеп тапшыру, әсәрләрдә язылган вакыйгаларны, шагыйрьне шәхес буларак өйрәнү өчен еш кына аның әдәби мирасына, беренче чыганакларга, замандашларының аның турындагы хатирәләренә, Пушкин әсәрләрен өйрәнүче галимнәрнең, крайны өйрәнүчеләрнең гыйльми хезмәтләренә, музей хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә, билгеле рәссамнар В. Тропинин, И. Айвазовский, Н. Уткин, Н. Ге, Г. Гиппиус картиналары, шагыйрьнең график рәсемнәре белән таныша.

Ул берничә тапкыр шагыйрьнең кардәшләре Г. Пушкин, С. Клименко, И. Гибшман белән очраша, Псковта, Түбән Новгородта, Мәскәүдә һәм якын чит илләрдә Пушкин йөргән урыннарда була. Михайловск һәм Тригорск шәһәрләре күршесендәге Петровскта йорт сала. Иртә яздан кара көзгә кадәр Пушкин яшәгән төбәкнең һавасын сулый, иҗаттан буш вакытларында кайчандыр Пушкин һәм А. Керн йөргән сукмаклардан атлый, узган заманнарда шагыйрь атка атланып үткән Михайловск биләмәләрендә йөри.

Бу гаҗәеп матур урыннарда яңа образлар туа, ә соңыннан алар чиста ватман кәгазенә күчә. Моңа А. С. Пушкинның «Михайловский» музей-тыюлыгы директоры Семен Гейченко белән күпьеллык дуслыгы да булышлык итә, аның белән аралашу Михайловск биләмәсенең шагыйрь язмышындагы роле турында белергә ярдәм итә.

Аның иҗатында шагыйрьнең балачак еллары, Патша лицеенда укуы, лицейдагы бердәмлек, Петербургта дуслары, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашуы, көньякка һәм төньякка сөргенгә куылуы, Мәскәүдәге танышлары, әти-әнисе һәм югары җәмгыять вәкилләре белән мөнәсәбәтләре, табигатьнең барлык матурлыгы тасвирлана. «Евгений Онегин» романына иллюстрацияләр ясаган останың эше ихтирамга лаек. Аның ярдәмендә укучыларның күз алдында Онегин һәм Татьяна, Ленский һәм Ольга образлары җанлана. Ул иллюстрацияләр ясаган китаплар исемлеген дәвам итәргә мөмкин – «Борис Годунов», «Русалка», «Граф Нулин», «История села Горюхина», «Михайловская лирика», «Болдинская осень», «Лицейская лирика».

Э. Насыйбуллин Пушкинның аз тиражлы миниатюраларын – коллекционерлар, әдәбият сөючеләр өчен тәгаенләнгән китапларын пропагандалауга зур өлеш керткән. Бу китапларны нәшер итү һәм камиллеккә җиткерү күп көч, ювелир осталык, маһирлык, сабырлык таләп иткән, кул белән башкарылучы катлаулы хезмәт. Рәссам булачак китапның текстын компьютерда үзе җыя, тиражын һәм форматын билгели, рәсемнәр һәм гравюралар ясый, буйый һәм төпли. Рәссамның аз форматлы басмалары исемлегендә А. С. Пушкинның рус, кытай, япон, инглиз, француз, немец телләрендәге әсәрләре бар.

Аның рәсемнәре башкару техникасы осталыгы, билгеле функция үтәүче вак-төяк детальләрнең төгәллеге, камиллеге, һәр яклап уйланылган композиция, сюжет төрлелеге белән аерылып тора. Рәссамның үзенә генә хас булган рәсем төшерү стиле бар. Ул шагыйрьнең һәм аның әсәрләрендәге персонажларның йөзен һәм рухи дөньясын, аларның психологик торышын гади каурый каләм ярдәмендә тамашачы аңына җиткерә. Ул төрле төстәге буяулар кулланып, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең матурлыгын, мәхәббәт тойгыларын, тирә-як табигать хозурлыгын күрсәтә.

Энгель Насыйбуллин, олы яшьтә булуына карамастан, күңеле белән яшь булып кала, иҗади планнар һәм яңа идеяләр белән яши, даими рәвештә яңа образлар эзли.

Рәссамның эшләре Михайловск, Петербург, Пушкин, Мәскәү, Болдино, Нью-Йорк дәүләт музейларында, Рәсәй һәм чит ил коллекционерлары кулында саклана, аның турындагы материаллар мәктәп музейларының милке булып тора.
Р. Әминев,

Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, Баязит Бикбай исемендәге әдәби премия лауреаты
Читайте нас: