Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
25 Май 2019, 14:59

Түбән Хаҗәт авылыннан онытылган батыр

6 майда Түбән Хаҗәт авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм яу кырында һәлак булган сержант – Сәет Ярмөхәммәтов истәлегенә мемориал такта ачылды.

– Әтиемне белмим, ятим үстем. Ул сугышка киткәч туганмын, – дип дулкынланып сөйләде Зинфир Сәет улы.

– Сәет Шәймөхәммәт улы 1908 елда Түбән Хаҗәт авылында дөньяга килгән. Бик кызыксынучан, эшен җиренә җиткереп башкаручы, эшсөяр ир-егет булган. Шуңа күрә аны колхоз рәисе итеп тәгаенләп, сугышка бармас өчен бронь биргәннәр. Әмма туган иленең тугры ватанпәрвәре буларак, ул 1941 елның августында фронтка китә, бу вакытта аңа 34 яшь була. Сержант, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясендә атлы артиллерия дивизионының өченче батареясенең орудие командиры С. Ярмөхәммәтов фронт юлында үлем белән бик күп тапкыр очраша. Әҗәл үз дигәненә ирешә: ул 1943 елның 31 маенда каты яраланганнан соң Ырынбур өлкәсенең Асекеево станциясе госпиталендә вафат була.

– Мине бәләкәй чакта синең әтиең сугышта катнашмаган бит, дип гел үртиләр иде. Тик мин әтинең дошманга каршы батырларча сугышуын төгәл белдем, – диде Зинфир Ярмөхәммәтов.

Зинфир Сәет улы күп еллар эзләнүләр алып бара. Әтисе турында мәгълүмат җибәрүләрен сорап төрле урыннарга хатлар яза. Аның хәрби юлын өйрәнгәннән соң әтисенә –

сержант Сәет Ярмөхәммәтовка кыюлык һәм каһарманлык өчен Кызыл Байрак ордены һәм «Сугышчан хезмәтләр өчен» медале бирелүен дә ачыклый.

Бу көнне батыр солдатны хөрмәтләп искә алу өчен авылдашлары гына түгел, Чишмә авыл Советы башлыгы Илгиз Уразмәтов һәм районның ветераннар советы рәисе урынбасары Зинур Усеев та килделәр.
Читайте нас: