Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
14 Май 2019, 14:28

Гүзәл Ишмөхәммәтова: Кешеләргә ярдәм итә алуыма шатмын!

«Ашыгыч ярдәм»не кемдер тирги, башкалар мактый һәм яхшы сүз белән искә ала.

Әмма авыр тормыш хәлләрендә, гомер һәм үлем турында сүз барганда, беренче чиратта аны искә алалар һәм аңа мөрәҗәгать итәләр.

Чишмә районын тәүлек әйләнәсенә эшләүче өч ашыгыч ярдәм бригадасы хезмәтләндерә. Шуларның берсендә ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры Гүзәл Ишмөхәммәтова эшли.

– Гүзәл Мәҗит кызы – бик игътибарлы һәм эшсөяр хезмәткәр. Аның белән 30 елга якын бергә эшлибез һәм беркайчан да аңа карата шелтә белдерүләрен ишеткәнем булмады, – дип сөйләде Чишмә үзәк район дәваханәсе карамагындагы ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең өлкән фельдшеры Гүзәл Шәяхмәтова. – Ул шулай ук бик ягымлы әни һәм уңган хуҗабикә дә, тормыш сөючән, көләч йөзле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган кеше.

– Чыгышым белән мин Чишмәдән. Биредә туып үстем, өченче мәктәптә (хәзер – гимназия) укыдым, – дип сөйләде Гүзәл Мәҗит кызы. – Мине балачактан ук медицина кабинетлары җәлеп итте. Авыр чирлеләрне дәвалап аякка бастыручы ак халатлы табибларга карап соклана идем. Үзем дә шул мохиткә якынрак булу өчен 1988 елда санитарка булып эшли башладым.

Г. Ишмөхәммәтова 1990 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфа медицина колледженың «Дәвалау эше» факультетына укырга керә. Колледжны тәмамлаганнан соң 1993 елда кыз туган районына кайта һәм Игнатовка фельдшер-акушерлык пунктында эшли башлый. Берникадәр вакыттан соң булачак ире Азат белән таныша. Алар Равил һәм Нәзир исемле ике ул, кызлары Илзираны тәрбияләп үстергәннәр, әлеге вакытта Рамзан исемле оныклары бар.

1996 елда Гүзәл Чишмә үзәк район дәваханәсенең ашыгыч медицина ярдәмендә фельдшер булып эшли башлый, әле булса шунда хезмәт куя.

– Ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәк булган очракларда киңәшләре белән ярдәм иткән яисә нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәткән тәҗрибәле остазларыма рәхмәтлемен. Уку йортында теория белеме аласың, ә эшкә килгәч төрле хәлләргә тап буласың, – диде Гүзәл Мәҗит кызы. – Шулай ук каенанам Альбира Фәхрәз кызына рәхмәтем зур. «Ашыгыч ярдәм»дә тәүлекләр буена эшләдем, ә ул балаларны үстерергә һәм тәрбияләргә ярдәмләште, алар кечкенә вакытта беркайчан да булышудан баш тартмады.

«Ашыгыч ярдәм» бригадаларының эше җиһазларның төзеклеген һәм даруларның җитәрлек булуын тикшерүдән башлана. Бер бригада тәүлегенә 16–18 чакыруга бара.

Гүзәл Мәҗит кызы «ашыгыч ярдәм» фельдшерының эшендә иң авыры нәрсә дигән сорауга уйлап та тормыйча:

– Иң мөһиме һәм иң катлаулысы – диагноз кую. Авыруның зарын тыңлагач һәм карагач диагноз куябыз. Һәр бригадада пациентның хәлен диагностикалау өчен кирәкле җиһаз (ЭКГ аппараты, глюкометрлар) бар. Ашыгыч ярдәм фельдшерының бурычы – авыруга беренче ярдәм күрсәтү. Авыр очракларда (инсульт, инфаркт) пациентны Уфага озата барабыз. Ашыгыч ярдәм машинасында авыруга ярдәм күрсәтү өчен ИВЛ (үпкәләрне ясалма җилләтү җайланмасы), дефибриллятор бар. Кайвакыт исерек халәттәге пациентлар үзләрен агрессив тота, хәтта йодрык белән селтәнергә дә мөмкиннәр. Шулай да була, чакыруга барасың, препаратлар салынган авыр сумкаңны күтәреп өйгә керәсең, ә сине озак киләсез, дип сукранып, канәгатьсезлек белдереп каршы алалар.

Гүзәл Ишмөхәммәтова кешеләр үлемечле җәрәхәт алу сәбәпле вафат булганда, аларга берничек тә ярдәм күрсәтә алмаганда бик авыр, ди. Кайвакыт катлаулы хәлләрдә тиз арада карар кабул итәргә туры килә. Ашыгыч ярдәм фельдшерының эш көннәре – бер-берсенә охшаш түгел, һәр көн – ул холкыңны сынау, белемнәреңне һәм осталыгыңны тикшерү.

– Авыр булуга карамастан, үз эшемне яратам, кемгәдер ярдәм итә алуыма шатмын, – диде фельдшер.

Аның Чишмә үзәк район дәваханәсе карамагындагы ашыгыч медицина ярдәменең иң яхшы хезмәткәре булуын билгелик. Ул үзенең мактаулы исеме белән горурлана, һәм ашыгыч ярдәм күрсәтүче хезмәткәрләрнең барысын да квалификацияле һәм ихтирамга лаек белгечләр, дип саный.
Читайте нас: