Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
10 Май 2019, 17:27

Р. Сәхәбетдинов: Кече туган якка кайтуым – зур бәйрәм!

Республика буенча үтүче «Геройларга тиңләшик!» гражданлык-ватанпәрвәрлек проекты барышында авиация генерал-майоры, Рәсәй Герое Риф Сәхәбетдинов Чишмә районында булып китте.

Сәнгать мәктәбендә ул район укучылары белән очрашты. Мәртәбәле кунакны Әфганстан һәм анда хезмәт иткән Чишмә егетләре турындагы видеоязма тәэсирләндерде һәм күңелен йомшартты: «Шул вакытларга янәдән кайткандай булдым. Дистәләгән еллар үтсә дә бернәрсә дә онытылмаган, барысы да хәтердә!», диде ул.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов Рәсәй Герое – якташыбыз белән очрашу аеруча куанычлы, дип ассызыклады. Риф Рәис улы Келәш авылында крестьян гаиләсендә туып үскән (әнисе – алдынгы савымчы, әтисе сөт ташучы булган), һәм малай чактан ук хәрби очучы булырга хыялланган.

Ю. А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясен тәмамлаганнан соң Р. Сәхәбетдинов Әфганстан республикасында хәрби низагларда, Таҗикстанда тынычлык урнаштыруда, Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы операциядә катнашкан. 1237 тапкыр очыш ясаган. Төньяк Кавказда хезмәт иткәндә батырлык һәм каһарманлык күрсәткәне өчен 2001 елда РФ Президенты Указы белән Рәсәй Федерациясе Герое исеме бирелгән. Генерал-майор 2007 елда запаска чыга. 2008–2014 елларда ул Башкортстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге даими вәкиле була. Ә 2014 елдан башлап әлегә кадәр – Көнбатыш хәрби округ командующие советнигы.

– Сугышта катнаштым, самолетта очып хәрби биремнәрне намуслы үтәдем. Үз бурычымны ахыргача башкардым һәм тыныч күңел белән запаска чыктым, – дип ассызыклады Р. Сәхәбетдинов.

Очрашу вакытында балаларда күп сораулар туды: – «Алтын йолдыз» медален нәрсә өчен алдыгыз? – Ни өчен нәкъ очучы булырга уйладыгыз? – Мәктәптә яраткан фәннәрегез?

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган мемориал урнашкан скверда беренче мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары яшь армиячеләр сафына кабул ителде. Р. Сәхәбетдинов аларны тормышларындагы яңалык белән котлады һәм: «Бәлки сезнең арагызда киләчәктә билгеле хәрби булачак кеше басып торадыр!», диде.

– Илебез тарихына саллы өлеш кертергә телим, – диде яңа гына яшь армияче булган Дамир Дәүләтов. – Инженер яисә хәрби конструктор булырга һәм заманча техника төзергә телим. Ә әлегә «Робот техникасы» түгәрәгенә йөрим һәм дзюдо белән шөгыльләнәм.

Бу көнне Рәсәй Герое Ф. Уразмәтов, аның урынбасары Р. Нәбиуллин, районның хәрби комиссары И. Сәлимгәрәев белән бергә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган мемориалга һәм яугир-интернационалист һәйкәленә чәчәкләр салды. Ул шулай ук Тарих-крайны өйрәнү музеенда булды, анда махсус альбомда теләкләрен язып калдырды.

– Кече туган якка кайту – минем өчен зур бәйрәм, – диде Риф Рәис улы. – Янымда таныш йөзләрне һәм якташларны күрү күңелгә рәхәтлек бирә. Биредә сулыш алуы да башкача. Чишмә районының гөрләп чәчәк атуын һәм үсеш алуын, ә аның халкына сәламәтлек һәм җитеш тормыш телим!
Читайте нас: