Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
8 Май 2019, 17:22

Фронттан кайткач колхозда хезмәт куйган

Уразбахты авылында Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мәсгуть Шәймөхәммәтов яши.

Зинур Усеев, районның ветераннар советы рәисе урынбасары
Ул ерак 1924 елда Уразбахты авылында күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килгән.

Сугыш башланыр алдыннан гына Арслан мәктәбен тәмамлаган һәм 1942 елда Эшче-крестьяннар Кызыл армиясе сафларына алынган. Белемле булганга аны Ырынбур өлкәсенең Сорочинск зенит-пулемет училищесына җибәрәләр, аны тәмамлаганнан соң ул зенит-пулемет взводы командиры вазифасында авыр сугыш юлы үтә. Аның взводы мөһим стратегик объектларны: армия һәм фронт штабларын, корал һәм азык-төлек складларын, күперләр һәм кичүләрне, ягулык-майлау материаллары складларын һәм аэродромнарны, портларны, юлларны, тимер юл станцияләрен дошман авиациясе һөҗүменнән саклый.

Ул Украина, Польша, Германия һәм Чехословакияне немец-фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Варшаваны азат иткән өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «Берлинны алган өчен», «Праганы азат иткән өчен» медальләре белән бүләкләнә.

1946 елда өлкән лейтенант званиесендә демобилизацияләнә һәм туган авылына кайтып эшли башлый. 1948 елда авылның чибәр кызына, колхоз механизаторы Әдибә Усеевага өйләнә. Шәймөхәммәтовлар бер ул һәм ике кыз үстерәләр, 70 ел бергә гомер кичерәләр, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәләр. Кызганычка каршы, Әдибә апа узган елда бакыйлыкка күчте.

Мәсгуть Әбделгани улы Салават исемендәге колхозда хисапчы, шофер, механик булып эшли. Хезмәт коллективында аны шулай ук электромеханик һәм автомеханик, агач һәм балта остасы, слесарь һәм токарь буларак та беләләр.

Сугыш һәм хезмәт ветеранының эш стажы 40 елдан артып китә. Колхозда күп еллар намуслы эшләгәне өчен Мәсгуть Әбделгани улы «В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән.

Аңа «Салават исемендәге колхозның шәрәфле пенсионеры» дигән мактаулы исем бирелгән.

20 апрельдә Шәймөхәммәтовлар нәселенең дүрт буыны, якын туган-тумачалар Мәсгуть Шәймөхәммәтовның 95 яшьлек юбилеен билгеләделәр. РФ Президенты В. Путин, район хакимияте башлыгы һәм районның ветераннар советы исеменнән аңа истәлекле бүләкләр белән котлау хатлары тапшырылды. Юбилейга килгән кунаклар, туганнары һәм якыннары юбиляр турындагы хатирәләре һәм истәлекләре белән уртаклаштылар. Ә Мәсгуть абый үзе язган шаян шигырен укып барысын да таң калдырды.
Читайте нас: