Чишмә районының Ибраһим авылында 1895 елда крестьян гаиләсендә Әхмәдулла белән Сания Әхмәдуллиннарның беренче уллары Фәтхулла дөньяга килә. Җиде бала арасында иң зурысы булганга күрә, ул яшьтән үк әтисенә хуҗалык эшләрендә ярдәм итә, зирәк һәм максатка омтылучан булып үсә. Әхмәдулла улының белемгә тартылуын күреп аны «Касыймия» мәдрәсәсенә укырга җибәрә.
Мәдрәсәдә белем алу яшь Фәтхуллага файдага була: укуын тәмамлаганда ул русча гына түгел, ә төрек һәм гарәп телләрендә дә иркен сөйләшә. Крестьян улы буларак, ул җир аз бирелү сәбәпле халыкның иза чигүен, хокуктан мәхрүм ителгән Уфа губерниясе халкының авыр тормышын яхшы аңлый. Фәтхулла Уфа гәзитләренең берсендә экспедитор-конторщик булып эшләгән елларда җәмгыятьтәге социаль гаделсезлекне, эшчеләрнең хәле крестьяннарныкыннан әлләни аерылып тормавын яхшы аңлый. Эшлекле кеше буларак, ул үзен борчыган сорауларга җавап эзли башлый, күзгә бәрелеп торган социаль тигезсезлек, җәмгыятьтә гаделсезлек булмасын өчен нәрсә эшләргә мөмкин, дип уйлана. 1917 елгы февраль революциясен Фәтхулла Әхмәдуллин Томскида каршылый, анда ул 144нче укчылар полкында хезмәт итә. Рәсәйнең социал-демократик эшчеләр фиркасе сафына керә. Ислам динен тоткан халык арасыннан чыккан большевиклар күп булмый. Фәтхулла исә берничә төрки телдә иркен сөйләшә, шул ук вакытта кешеләрне инандыру сәләтенә ия була, солдатларның фикер юнәлешен белә. 1917 елның мартында ул, ныклы карашлы большевик, Уфага күченә, депутатлар Советы Сайлау комитеты карамагындагы Уфа Мөселманнар Советына сайлана. Тәҗрибәсе һәм типографиядә эшләү күнекмәләре, халык алдында чыгыш ясый белү осталыгы аңа «Солдат теләге» гәзитен оештыручы һәм аның мөхәррире булырга мөмкинлек бирә. Әлеге басма Рәсәйдә солдатлар өчен чыгарылган бердәнбер татар гәзите була – аны фронтта, окопларда укыйлар. 1917 елның августыннан башлап «Алга» гәзите нәшер ителә башлый. Аның редколлегиясе составында да Фәтхулла Әхмәдуллин була. Бу вакытта аны Фәтхи-солдат дип йөртәләр.
Гражданнар сугышында катнашкан коммунист, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасын оештыручыларның берсе – Фәтхи Әхмәдуллин хөкем ителә һәм атып үтерелә, вафатыннан соң аклана.
1918 елның мартында Уфада башкорт эшләре буенча комиссариат төзелә. Аның җитәкчесе итеп 23 яше дә тулмаган Фәтхи Әхмәдуллин тәгаенләнә, урынбасары Шәһит Ходайбирдин була.
Комиссариат башкорт авылларында һәм волостьларда Советлар булдыру буенча эш алып бара, өязләрдә съездлар оештыра, Кызыл Армия сафларына хезмәткә җәлеп итү буенча пропаганда эше алып бара. Ул үзенең партия буенча иптәшләре һәм сугышчан дуслары белән Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республика – БАССР оештыруда катнашкан активистларның берсе.
1919 елның көзендә Фәтхи-солдат Эшче-крестьяннар Кызыл Армиясе сафларында Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы хәрби комиссариаты вәкиле вазифасында Петроград оборонасына җибәрелә. 1920 елның гыйнварында Әхмәдуллин Петроградта башкорт гаскәрләре төркеменең реввоенсовет рәисе итеп сайлана. Кызылармиячеләр арасында сәяси тәрбия эше алып барыла, гәзитләр басыла, аларның берсе «Салават» дигән исем астында башкорт телендә нәшер ителә. Фәтхи анда үзенең мәкаләләрен, солдатларның фикерләре, өмет-ышанычлары, батырлыклары турындагы хикәяләр бастыра.
Реввоенсовет кызылармиячеләр һәм халык арасында идеологик эш алып бару өчен политработниклар әзерләү курслары оештыра. 1921 елда Фәтхи Әхмәдуллин Рәсәй Коммунистлар партиясенең өлкә комитеты боерыгы буенча БАССР Мәгариф комиссары итеп тәгаенләнә. Бу елларда авылларда мәктәпләр ачыла, наданлык белән көрәшү өчен курслар оештырыла. 1922 елның кышында республикада 500дән артык мәктәп эшли.
Арытаба революция солдаты Фәтхи Әхмәдуллин халык хуҗалыгының иң авыр участокларының берсенә эшкә җибәрелә – транспорт идарәлеге начальнигы итеп билгеләнә. Бу ачлык еллар була. Ул заманнарның авырлыгы, халыкның ачлыктан иза чигүе турында документлардан укып беләбез.
Арытаба Әхмәдуллин хуҗалык һәм партия эшендә хезмәт куя, берничә тапкыр Бөтенсоюз Коммунистлар партиясе өлкә комитеты әгъзасы итеп сайлана. 1931–1936 елларда Фәтхи Әхмәдуллин Мәскәүдә Сәнәгатъ академиясендә укый.
Аны тик яхшы билгеләргә генә тәмамлап тау металлургиясе буенча инженер-оештыручы-технолог белгечлеге буенча диплом ала.
Социалистик нигездә халык хуҗалыгы үсеш алган чорда, 1935–1936 елларда, Фәтхи Әхмәдуллин Уфа моторлар заводы директоры урынбасары вазифасында эшли. Башкортстанның Үзәк башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана, Бөтенрәсәй Советлар съездларында БАССР делегаты була. 1936 елда партия өлкә комитеты карары буенча БАССР Дәүләт планы рәисенең урынбасары итеп билгеләнә.
Фәтхи Әхмәдуллин – гражданнар сугышында катнашкан коммунист, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасын оештыручыларның берсе 1937 елны шул вазифада каршылый. Начар заманнар җитә – репрессияләр башлана. Революция оештырган, совет власте төзегән, аны яу кырларында яклаган, илне аякка бастырган кешеләр золым корбанына әйләнә. Фәтхи Әхмәдуллин 1937 елның 20 октябрендә көрәштәшләре, БАССРның игенчелек халык комиссары Әхмәт Әхмәдуллин, БАССР Дәүләт планы рәисе Шаһиәхмәт Даутов, БАССР коммуналь хуҗалыгы халык комиссары Гаделша Зиянчурин белән беррәттән (барлыгы 47 кеше) Башкортстан Үзәк башкарма комитеты сессиясендә халык дошманы дип игълан ителә һәм утырышлар залында ук кулга алына. Аларга әләкчеләр сүзләренә һәм дөрес булмаган фактларга нигезләнгән мәгънәсез, ялган гаепләр тагыла. Бу кешеләрнең барысы да «зур террорчылык» этапларының берсендә корбан була.
Фәтхи Әхмәдуллин 1938 елның 10 июлендә СССР Югары суды Коллегиясе карары белән хөкем ителә һәм атып үтерелә. Аны һәм иптәшләрен Совет властена каршы кораллы күтәрелеш әзерләүдә, революциягә каршы чыгуда, халык хуҗалыгында корткычлык алып баруда гаеплиләр.
Фәтхи Әхмәдуллин – Туган илнең чын ватанпәрвәре, бар булмышы белән коммунист, вафатыннан соң, 1957 елның 22 августында СССР Югары суды Хәрби коллегиясе карары белән аклана, шулай ук партия сафына кире алына.
Башкортстанның 100 еллык юбилеен билгеләгәндә Фәтхулла Әхмәдуллин кебек кешеләр туган илдә якташлары хөрмәтләп искә алуга лаек.
Бу ачлык еллар. Ул заманнарның авырлыгы, халыкның ачлыктан иза чигүе турында документлардан укып кына беләбез.
Әлеге мәкаләнең авторы – Фәтхи Әхмәдуллинның туганнан туган сеңлесе, әлеге вакытта ул Башкортстанның Илеш районында яши. Ул безнең күренекле якташыбыз турындагы мәкаләне крайны өйрәнү музеена тапшырган, һәм академик Рамазан Кузыев аңа калдырган архивны крайны өйрәнүчеләргә һәм тарихчыларга бирергә тели.
Ә тагын да ул гәзит редакциясенең аңа туган тиешле кешене табуда ярдәм итүен үтенде. Ул аның исемен хәтерләми, тик аның әнисенең (һәм Р. Сәрвәрованың картәнисенең) исем-шәрифләре Сания Галәветдинова булуын гына белә. Әйткәндәй, ул Советлар Союзы Герое Абдулла Гыйззәтуллинның бертуган апасы, ә Фәтхулла Әхмәт улы аның икетуган абыйсы була.
- Рима Габдулла кызының телефоны редакциядә.