Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
1 Май 2019, 14:21

Кулларыннан икмәк һәм машина мае исе килә

Районда чәчү эшләре башланды, иртәдән кичкә кадәр, ә кайбер басуларда тәүлек әйләнәсенә агрегатлар эшли.

Әмма тәҗрибәле механизатордан башка тракторлар яисә заманча чәчү комплекслары – файдасыз тимер-томыр өеме.

«Нерал-Чишмә» җәмгыятеннән 40 еллык эш стажлы механизатор Шамил Кәримов әлеге вакытта бөртекле культуралар чәчүдә эшли.

– Чәчү башланыр алдыннан хуҗалыкта яңа «Джон Дир» сатып алдылар, әлеге вакытта шуның белән эшлим, – диде Шамил Заһит улы. – Төрле техникада эшләргә туры килде, хәзер заманча тракторлар белән кыр эшләрен тизрәк һәм җиңелрәк башкарып чыгабыз, әлбәттә. Мәсәлән, Санжаровка авылы янындагы 150 гектарлы басуга кулдашым белән шул чәчү комплексында ике тәүлек дигәндә чәчеп тә бетердек.

Шамил абый Уразбахты авылында туып үскән, 1980 елның язында армиядән кайткач та Салават исемендәге колхозга эшкә урнашкан. Тормыш иптәше Галия Әнвәр кызы белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, әйткәндәй, ул да «Нерал-Чишмә»дә бухгалтер булып эшли.

– Иртән бергәләп эшкә китәбез, кич кайтабыз, гомеребез менә шулай эштә үтә, өйдә тик утыра алмыйм, – диде механизатор.

Хезмәттәшләре һәм предприятие директоры Илшат Габдрахманов Ш. Кәримов турында яхшы фикердә.

– Белгечләр һәр тармакта уңышлы эш нигезе булып тора, Шамил абый тырыш хезмәткәр, – дип билгеләде Илшат Баязит улы.

И. Габдрахманов шулай ук хуҗалыкта ике генә ел эшләүче яшь белгеч, механизатор Артем Мазурны да билгеләп үтте. Үткән елда Артем районның сабанчылар бәйгесендә катнашып җиңү яулаган.

– Әтинең иртән-иртүк эшкә ашыгуын, трактор тавышына уянуымны һәм аның белән бергә бару өчен тизрәк урамга йөгереп чыгуымны хәтерлим, – дип сөйләде Артем. – Әти белән бергә тракторда йөрергә, аның техниканы төзәтүен карап торырга ярата идем, ярдәм итәргә: гайка ачкычларын, кирәкле әйберләрне биреп торырга тырыштым.

Әлеге вакытта ул әтисе, Алексей Андреевич белән «Нерал-Чишмә» җәмгыятендә хезмәт куя, алар бер «Джон Дир» тракторында сменалап эшлиләр.

Район хуҗалыкларында 200дән артык механизатор бар, алар уртача 40 яшьләр тирәсендә. Күбесе Шамил Кәримов, Алексей һәм Артем Мазур кебек, намуслы һәм тырыш хезмәткәрләр.
Читайте нас: