Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
10 апрель 2019, 16:06

Акыллы машина эш табарга ярдәм итә

Эш белән тәэмин итү үзәге төрле яшьтәге һәм категориядәге гражданнарны эшкә урнаштыру буенча төрле программаларны тормышка ашыра.

Мәсәлән, эшсез гражданнарга үз эшен ачарга булышлык итә, шуның ярдәмендә чишмәлеләр соңгы елларда шәхси парикмахерскийлар, маникюр салоннары, автозапчастьлар кибетләре ачтылар.

2017 елның ноябрендә чишмәле Юлия Хәсәнова үз парикмахерскиен булдырды. Моның өчен ул тиешле документлар җыеп Эш белән тәэмин итү үзәгендә гариза язды һәм республика бюджетыннан үз эшен ачуга акча алып, кәнәфиләр, көзгеләр, кайчылар, феннар һәм парикмахер эше өчен мөһим булган кирәк-яраклар сатып алды.

– Үз эшемне ача алуыма бик шатмын, – дип фикере белән уртаклашты Юлия Харис кызы. – Әлеге вакытта салонда маникюр ясаучы оста да бар. Әлбәттә, хезмәтләр күрсәтү исемлеген арттырасы килә, әмма барысын да берьюлы эшләп булмый.

Үз эшен һәркем ача алмый, ә эшкә урнашу проблемасы һәрвакыт көнүзәк булып кала. Чираттагы уку елы тәмамланып килә, югары һәм махсус урта уку йортларын тәмамлаучыларны алда имтиханнар көтә. Диплом алганнан соң яшь белгечләр төрле предприятиеләргә, шул исәптән Чишмә районындагы учреждениеләргә эшкә киләчәк.

– Кызганычка каршы, уку йортларын тәмамлаучыларның барысы да шунда ук эшкә урнаша алмый, – диде районара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Чишмә районы буенча бүлеге директоры Сергей Губарьков. – Без уку йортын тәмамлаучыларны стажировкалау программасын гамәлгә ашырабыз, быел ике кеше стажировка үтте. Бу аларга белгечлек буенча эшкә урнашырга ярдәм итәргә тиеш, укыган чорда стипендия түләнәчәк.

Әлеге вакытта районда төрле категория шоферлар, тракторчылар, агрономнар, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар, табиблар таләп ителә.

8 апрельгә 92 вакансия бар, алар белән мәшгульлек үзәге сайтында танышырга мөмкин. Шулай ук биредә эш эзләүчеләр өчен мәгълүмати киоск – сенсор экранлы акыллы машина урнаштырылган, аның ярдәмендә онлайн-режимда безнең районда гына түгел, ә илнең башка төбәкләрендә тәкъдим ителгән вакансияләрне дә карарга мөмкин. Моның өчен эш белән мәшгуль итү үзәгендә теркәлү һәм паспорт күрсәтү кирәк түгел.

Һөнәри юнәлеш табу барышында 10–11нче сыйныф укучылары квартал саен эш белән тәэмин итү үзәгенә экскурсиягә киләләр, белгечләр балаларга эшкә урнашу буенча гамәлдәге программалар турында сөйлиләр.

– Барлык балаларның да югары уку йортына керү мөмкинлеге юк, әмма алар эш белән тәэмин итү үзәгеннән бушлай укый ала, – диде Сергей Леонидович.

Республикада шулай ук инвалидларны эшкә урнаштырырга ярдәм итү буенча программа тормышка ашырыла, аның барышында Чишмә районында 2018 елда – биш, 2019 елда ике кеше эшкә урнаштырылган. Тагын бер программа – пенсия яше якынлашкан гражданнарны яңа һөнәргә укыту барышында «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенә пенсия яшенә җитеп килгән 63 хезмәткәрне укытуга гариза бирелгән. Шулай ук «Чишмә шикәр заводы» җәмгыяте 57 хезмәткәрен яңадан укытырга планлаштыра.
Читайте нас: