Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
20 март 2019, 12:00

Ольга Жукова: Минем өчен иң зур бүләк – укучыларымның уңышы

Күптән түгел өстәмә белем бирү системасының 100 еллыгы уңаеннан (үткән елның ноябрендә билгеләнде) әлеге өлкәдә эшләүче педагогларны бүләкләү турында билгеле булды.

Римма Диярова


Алар арасында Чишмә поселогының Пионерлар һәм укучылар йортыннан Ольга Жукова да бар.

– Бәхеткә, өстәмә белем бирү педагогы хезмәтен икенче дәрәҗәдәге эш итеп караган заманнар үтте, – диде Ольга Ивановна.

Ул мәктәптә укыган елларда ук укытучы булырга хыялланган. Аның сүзләренә караганда, бу һөнәрне сайлауга гомере буена Чишмә поселогының 4нче мәктәбендә эшләгән укытучысы Рауза Миңнеголова йогынты ясаган. О. Жукова 1994 елда М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган һәм 48нче һөнәрчелек училищесында (әлеге вакытта Башкорт агросәнәгать колледжы филиалы) укыта башлаган. Колледжда 14 ел эшләгәннән соң үзе укыган дүртенче мәктәпкә эшкә күчкән. Анда Ольга Ивановна биш ел укыткан. Чишмә поселогының Пионерлар һәм укучылар йортында ул 2013 елдан бирле эшли: биредә балаларны Бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарына яисә биология һәм химия буенча олимпиадаларга әзерләү буенча дәресләр алып бара.

Балалар имтиханнарга яки олимпиадаларга әзерләнү өчен генә түгел, ә әлеге фәннәрне тирәнтен өйрәнү өчен дә бик теләп киләләр, – дип билгели педагог.

Жукова балаларга белем бирү өлкәсендә намуслы хезмәте өчен бик күп грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнгән, алар арасында күптән түгел тапшырылган «Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы» билгесе дә бар. 2017 елда ул өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең «Йөрәгемне балаларга бирәм» республика һөнәри осталык бәйгесендә финалга чыккан. Ольга Ивановна укучыларының ел саен химия һәм биология буенча район, бөтенрәсәй һәм халыкара дәрәҗәдәге олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә катнашып лаеклы урыннар алуын үзе өчен иң зур бүләк, дип саный. Мәсәлән, 2018 елның апрелендә аның җитәкчелегендәге «Экосила» командасы «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенда Башкортстан Республикасы чемпионатында I урын алган.

– Безнең өчен иң зур шатлык – укучыларыбызның белемле, тәрбияле һәм кешелекле булуы, – диде Ольга Ивановна.

Ул педагогның төп бурычларының берсе балалар берләшмәсендә психологик мохит булдыру, дип исәпли, һәм һәр бала белән ышанычлы мөнәсәбәт булдырырга тырыша.

– Ольга Ивановна бик җаваплы, ачык йөзле һәм киң күңелле кеше, аның йөрәгендә өлкәннәргә дә, балаларга да урын табыла. Ул һәрвакыт тирә-яктагыларга ярдәмгә килергә әзер, – диде аның турында хезмәттәше Гайшә Гобәйдуллина.

Ольга Жукованың дәресләре кызыклы үтә, балаларга беркайчан да күңелсез булмый: укучылар биредә викториналарга һәм олимпиадаларга әзерләнәләр, экскурсияләрдә гаҗәеп биология һәм химия дөньясы белән танышалар, үз проектларын эшлиләр. Яшь тикшеренүчеләр, нинди генә эш башкармасын, укытучылары һәрвакыт алар янәшәсендә.
Читайте нас: