Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
15 март 2019, 18:55

Булмышым – яхшылык эшләргә омтылу

Күптән түгел Фәнзил Габидуллин үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләде.

Бу көнне аны котлау өчен районның ветераннар советы вәкилләре Фәүзи Әсәдуллин һәм Зинур Усеев аның өенә бардылар.

Кунакларны еллар сынавына бирешмичә яшь күренгән юбиляр һәм аның тормыш иптәше Венера Хасият кызы каршы алды. Бу көнне аларның өендә кунаклар күп булды, юбилей белән котлау өчен уллары да кайткан иде. Киленнәре һәм туганнары табын янында мәш килделәр.

– Фәнзил Нәгыймулла улы, сезне чишмәлеләр генә түгел, районнан читтә яшәүчеләр дә мәгарифкә бәйле булган намуслы һәм гадел җитәкче буларак белә. Бүген без Зинур Әнвәр улы белән бергә районыбызның 15500 ветераны исеменнән сезне ихлас күңелдән күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз, сезгә һәм гаиләгезгә сәламәтлек телибез, – дип мөрәҗәгать итте аңа Фәүзи Ислам улы һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Уллары Радик белән Руслан әтиләреннән үрнәк алып үсүләре турында сөйләделәр. Әтиләре аларга үзенең эше, тирә-яктагыларга, якыннарына мөнәсәбәте белән мисал булып тора.

– Безнең өйдә беркайчан да гауга, бер-берсенә тавыш күтәреп сөйләшүчеләр булмады, – ди алар.

Фәнзил Нәгыймулла улы 1939 елның 26 февралендә Чувалкип авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килгән. Кырыс сугыш елларында әтисез үскән. Балачагы ничек кенә авыр булмасын, юбиляр ул еллар турында якты истәлек саклый. 1956–1958 елларда Ф. Габидуллин Уфа статистика техникумында белем ала. Ә 1958 елдан башлап, өч ел дәвамында СССР Төньяк флотының Баш штабында комплектлау бүлегендә өлкән матрос булып хезмәт итә. Армиядән кайтканнан соң Калмаш авылының сигезьеллык мәктәбендә химия һәм биология укыта, соңрак директор булып тәгаенләнә. Биредә ул булачак тормыш иптәше Венера Карачуринаны очрата. Алар 53 ел бергә кулга-кул тотынышып, тату гомер кичерәләр. 1971 елда Фәнзил Нәгыймулла улы Чишмә районы халык мәгарифе бүлеге мөдире итеп тәгаенләнә. Бу вазифада 27 ел эшләү дәверендә аның җитәкчелегендә 30 мәктәп, 15 балалар бакчасы, мәктәпләр карамагындагы 12 интернат төзелә.

– «Һәрвакыт кешеләргә яхшылык эшләргә һәм кирәкле булырга» дигән карашта яшим. Якыннарыма, туганнарыма, дусларыма кирәкле булуымны тою – зур бәхет. Балачак хыялым тормышка ашты – мөгаллим хезмәтендә булдым. Артка әйләнеп карагач, үз тормышымнан канәгатьмен, дип әйтә алам. Әлеге вакытта оныкларымның уңышларына куанып яшим, алар белән горурланам, – дип сүзен тәмамлады Фәнзил Нәгыймулла улы.
Читайте нас: