Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
13 март 2019, 11:59

Чәчәк үстерүчеләр дә яз мизгеленә әзерләнә

Чәчәк үстерүчеләр гыйнвар азагы – февраль башында чәчү мизгеленә әзерләнә башлый.

Римма Караголова


Чөнки җәй бакча түрендә гөлләр шау чәчәккә күмелеп утырсын өчен үсентеләрне элегрәк чәчеп үстерергә кирәк.

– Бакча матур булсын өчен җир участогың булу гына җитми, бай фантазия һәм түземлелек мөһим, шулай булганда нәтиҗәсе дә озак көттермәс, – ди Тәпәреш авылында яшәүче Зинаида Төхвәтуллина.

Зинаида апа җиде ел чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә. Аның бакчасында күпьеллык һәм берьеллык чәчәкләр тирә-юньгә ямь биреп иртә яздан кара көзгә кадәр чәчәк атып утыралар. Әлеге вакытта аның тәрәзә төпләрендә йогырт стаканнарында, сут пакетларында тәүге чәчәк үсентеләре күренә.

Үсентеләр чәчкәндә орлык әзерләү мөһим урын алып тора: аларны йогышсызландыру төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттыра һәм орлык сыйфатын яхшырта, дип исәпли бакчачы. Тәүге үсентеләр күренгәч, кайберләрен берничә тапкыр күчереп утыртырга кирәк.

Бакчачының ире Риф Төхвәтуллин орлык чәчү өчен көздән үк җир (ком белән черемә катнашмасы) әзерләп куярга ярдәм итә, аңа мотлак рәвештә алсу төстәге марганцовка эремәсе сибү мөһим.

– Тормыш иптәшемә чәчәкләр өчен киштәләр, теплицалар ясарга, түтәлләр казырга ярдәм итәм. Кирәк булганда су сибәм, күчереп утыртырга булышам, – диде ул.

Зинаида Төхвәтуллина күп төрле куаклы һәм үрмә гөл үсентеләре чәчкән: биредә кашкарыйлар да, космеялар да, бояр гөле белән дельфиниумнар да бар. Зинаида апа асылынып төшеп үсүче үрмәгөлләр арасыннан петуниягә өстенлек бирүен әйтте. З. Төхвәтуллинаның шулай ук яран гөл, бегония, лобелия һәм тамчы гөл үсентеләре дә бар.

Әлеге вакытта аның 15 төрдән артык чәчәк үсентесе бар, ә көздән утырткан чәчәкләрне, шулай ук бүлмә гөлләрен дә санасаң, бу сан ике тапкырга артып китә.

Хуҗабикә сүзләренә караганда, аларның бер өлешенә җиргә күчереп утыртканчы тәрбия кирәк. Чәчәкләргә даими рәвештә су сибеп ашлама кертеп тору, тотрыклы температура һәм яктылык белән тәэмин итү мөһим, югыйсә, үсемлекләр яктылыкка сузылып, зәгыйфь булып үсәчәкләр.

– Чәчәкләр – тормышымдагы иң зур мавыгу, – ди елмаеп Зинаида апа. – Үсентеләр тиешенчә тәрбияләнсә кара көзгә кадәр чәчәк атып, тирә-якка ямь биреп утырыр, – диде ул.
Читайте нас: