Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
6 март 2019, 18:20

Тырышып эшләрбез

Эшен яңа башлаучы фермер Фәнил Заһидуллин хуҗалыкны үстерүгә грант откан

Чишмә районыннан фермер Фәнил Заһидуллин «Эшен яңа башлаучы фермер» программасы буенча бәйгедә сайлап алынды һәм грант алды.

Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан фермер хуҗалыклар үсешенә 2,5 миллион сум бүленде.

– Бәйгедән үтүебез билгеле булу белән, декабрьдә бөтен булган акчага Чакмагыш районыннан 25 тана алып кайттык, – диде Фәнил Шамил улы.

– Хәзер 50 баш мөгезле эре терлегебез бар, шуларның 30ы савым сыеры.

Фәнил абый, күпчелек фермерлар кебек, шәхси ярдәмче хуҗалык тотудан башлаган. Маллар саны арту белән эшен җәелдерү турында уйланган. 2016 елның җәендә крестьян-фермер хуҗалык булып теркәлгән, ә 2018 елдан Узытамак авылы яныннан арендага җир участогы алган, койма тоткан, ялан абзар һәм 50 баш мал асрауны исәптә тотып, терлекчелек биналары төзегән. Әлеге вакытта фермада уртача савым якынча 320 литр тәшкил итә, аның бер өлешен бозауларга эчерергә калдыралар, калганын саталар.

– Сату белән проблема юк, чөнки «Агро-Нур» авыл хуҗалыгы кооперативы пайчысы булып торам. Безнең сөт кооператив маркасы астында сөт ризыклары җитештерүгә китә, – диде фермер.

Әлеге вакытта хуҗалыкта 30 баш бозау һәм тиздән бозауларга тиешле берничә сыер бар. Бозаулар өчен көздән абзар төзеп өлгермәгәннәр, шуңа күрә бер өлешен фермер үз ихатасына кайтарырга мәҗбүр булган. Аларга көн саен фермадан яңа сауган сөт китерәләр.

– Бозау абзары бик кирәк, әлбәттә. Беренче чиратта сөт суыткыч сатып алырга һәм яшь маллар өчен терлекчелек бинасы төзергә кирәк булачак. Эш акча мәсьәләсенә кайтып кала, шуның өчен бозауларның бер өлешен сатарга туры киләчәк, – дип планнары белән уртаклашты Фәнил Шамил улы.

Малларны кышлату өчен запас белән, әмма күптән түгел таналар сатып алуны күздә тотмыйча, якынча мең төргәк печән әзерләгәннәр. Фермер сүзләренә караганда, ул грант алуга исәп тотмаган да. Печәннән тыш маллар рационында ашлык фуражы, сенаж бар.

Ф. Заһидуллинга хуҗалыкта тормыш иптәше Әлфия Рәис кызы һәм улы Дамир ярдәм итә. Моннан тыш фермада ике хатын эшли, аларга тору өчен вагончык китереп куелган. Шулай ук каравылчы бар, тирә-яклап өч эт саклый. «МТЗ-82» тракторы, «ГАЗ» һәм «УАЗ» машиналары да алганнар.

– Печән чорында тагын трактор алып торырга туры килә, дуслар да ярдәмләшә, «йөз сумың булганчы, йөз дустың булсын» дип юкка әйтмәгәннәр бит, – ди ул елмаеп.

– Шундый ярдәмчеләр булганда югалып калмабыз, арытаба да тырышып эшләрбез.
Читайте нас: