Фельдшерларның ял һәм бәйрәм көннәре юк, алар, һава торышының нинди булуына карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә ашыгалар.
Караякуп фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Алсу Каләмова 25 ел авылдашларының сәламәтлеге сагында тора. Ул Чишмә поселогында туып үскән. 1990 елда 1нче мәктәпне тәмамлагач Уфа медицина училищесының фельдшер-акушерлык факультетына укырга кергән. 1993 елда диплом алгач, яшь фельдшер районга эшкә кайта, аңа өч авылның берсенә эшкә барырга тәкъдим итәләр.
– Ул вакытта Караякупны сайладым һәм бер дә үкенмим, – дип дәвам итте Алсу Назыйм кызы. – Эшемне яратып башкарам, авыл халкы да күңелемә якын, туганнарым кебек. Булачак тормыш иптәшем Радик белән дә биредә таныштым, бер елдан өйләнештек. Йорт төзедек, балалар туды, мал-туар асрап, бакча үстереп яшибез, 25 ел бер мизгел кебек үтеп киткән.
Өлкән улыбыз Рәсим – хәрби-подводник, үз гаиләсе белән яши, ике ел элек өйләнде, кечесе Илмир – БДУның физика-техника факультеты студенты.
– Гомумән алганда минем сеңлем табиб булам, дип хыяллана иде, – дип хатирәләре белән уртаклашты Алсу Каләмова, – бераздан соң мин дә шул һөнәрне сайларга булдым, икебезнең дә хыялларыбыз тормышка ашты, әлеге вакытта ул Чишмә район дәваханәсе стационарының терапия бүлегендә эшли.
Караякуп фельдшерлык пунктына Караякуп, Бабик һәм Яңа Абдулла керә, бу авылларда 608 кеше яши, шуларның 174е 18 яшькә кадәрге балалар, 45 инвалид, 87 укучы, эшкә сәләтле яшьтәге 276 кеше. Авыл фельдшерының эше ерып чыгарлык түгел: планга ярашлы балалары булган гаиләләрдә булу, пациентларны график буенча кабул итү, авыруларның өйләренә бару, капельницалар кую, укол ясау. Кәгазьләр белән эшләү дә бар бит әле! Ашыгыч ярдәм сумкасы тоткан мөлаем хатын ярдәмгә мохтаҗ булган һәркемнең өенә бара. Барыннан да бигрәк мизгелле чирләр: кыш салкын тию, кискен респиратор вируслы инфекция, җәй агулану, имгәнү белән еш мөрәҗәгать итәләр. Кан басымы күтәрелү, инфаркт, инсульт очраклары күп. Яман шеш диагнозы торган саен ешрак ишетелә.
Алсу Назыйм кызы биш ел саен квалификация күтәрү курсларында була, төрле темалар буенча (терапия, инфекцияләр, балалар чирләре) семинарларда катнаша. Медицина хезмәткәре читтән торып та белемен камилләштерә: лекцияләр тыңлый, имтиханнар тапшыра.
– Фельдшерлык пункты бинасы бик иске, 1964 елда салынган. Башта ул шәхси йорт булган, аннан колхозга сатылгач медпункт бинасы итеп файдаланылган. Күптән түгел булып үткән тикшерү барышында 2019 елның икенче яртысында биредә капиталь ремонт үткәрергә карар ителде, – диде А. Каләмова. – 2014 елда хакимият тарафыннан бирелгән акчага түбә яптык, тәрәзәләрне, өлешчә черегән идәннәрне алыштырдык, стеналарны буядык.
Авылда эшләүче медицина хезмәткәре биредә яшәүчеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен генә түгел, шулай ук медпункт бинасын һәм аның тирә-юнен чисталыкта һәм тәртиптә тоту өчен дә җаваплы, чөнки хәзер фельдшер-акушерлык пунктларында санитаркалар юк.